НӘСИМӘ ҖАҺАНШИНАГА – 85 яшь [ 31.03.2011 ]
1 апрельдә РСФСРның атказанган артисты Җиһаншина Нәсимә Мансур кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Татарстаның Актаныш районы Пучы авылында туа. 1946 елда ул Минзәлә татар дәүләт драма театрына актриса булып эшкә килә. Җыр-моңга сәләтле һәм ачык лирик-драматик пландагы артистка буларак, театр сәхнәсендә тәүге адымнарыннан ук популярлык казана. Лариса - “Бирнәсез кыз” А.Островский, Джудит - “Шайтан шәкерте” Б.Шоу, Фекла - “Кара бүре”Н.Арбан, Заһирә - “Зәңгәр шәл” К.Тинчурин, Бикәбану - “Ил” К.Тинчурин һ.б., һ.б. 30 елдан артык сәхнә эшчәнлеге дәвамында Н.Җиһаншина 100 дән артык роль уйнады һәм алар Минзәлә театры тарихында күренекле эз калдырды.
Нәсимә апаны шушы олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп яшәвен телибез!!!
«ТАНТАНА» фестиваленнән ФОТОРЕПОРТАЖ [ 31.03.2011 ]
27 март Халыкара театр көнендә республика тарихында I тапкыр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “ТАНТАНА” театраль премияләрен тапшыру церемониясе булып узды. 10 номинациядә республика театрларының артистлары әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булу өчен ярышты. Безнең театрдан ТРның халык артисты Венера Нигъматуллина “Намус һәм тугрылык” номинациясендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз! Әлеге чарадан сезнең игътибарга фоторепортаж тәкъдим итәбез.
ПРОФЕССИОНАЛЬ БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!! [ 24.03.2011 ]
Хөрмәтле сәнгать әһелләре! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Мәдәният хезмәткәрләре һәм Театр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!! Гади булмаган, әмма затлы хезмәтегездә зур уңышлар телибез! Сез кешеләр күңелендә җылы, якты ут кабызучылар, буыннардан-буыннарга рухи байлык, азык бирүчеләр һәм бу дөньяда илһамланып, сөенеп, иртәгәнең яхшырак булуына өметләндерүчеләр диясе килә. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади эзләнүләр,бәхет-куаныч телибез!
Изге теләкләр белән театр дирекциясе һәм сайт администраторы
"Якты эзләр..." кичәсенә рәхим итегез [ 24.01.2011 ]
Минзәлә театры тарихындагы кабатланмас олуг шәхесләрнең юбилей даталары уңаеннан “Якты эзләр” дип исемләнгән искә алу кичәсе яңа елда беренче зур чаралардан берсе. Гыйнварның 26 сында узачак бу кичәдә 100 яше тулганнардан – Мөхит Кичубаев белән Рәбига Шакирова, Габдулла Шәрифҗанов, Нур Яһудин, 95 яше тулган Әбуәт Авзалов, 90 яшьлекләрдән Әнвәр Фәсхетдинов, Нәзифә Гайнетдинова, Гадел Галләмов, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Әхмәдиша Җиһаншин, 80 яше тулган Рәшит Мәрдеханов, 70 яшьлек Ания Фәттахова, Фәез Бәдриевлар турында сүз барачак.
Безне зур гастрольләр көтә [ 20.01.2011 ]
Минзәлә театры коллективы гастрольләр масштабын киңәйтүен дәвам итә. 2009 елда Төркиядә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” спектакле белән Кония шәһәрендә фестивальдә катнашкан булсалар, быел исә Әзербайҗан, Үзбәкстан республикалары вәкиллекләре тарафыннан чакыру кәгазьләре алынды. Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” һәм М.Галәүнең “Мөһәҗирләр” спектакльләре әлеге илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә күрсәтелер дип планлаштырыла.
Сираҗиев Премиясе безнең артистка! [ 23.12.2010 ]
Театрыбызның талантлы, өметле, яшь артистларыбызның берсе Ринат Бәдретдинов әле куптән түгел генә озак еллар дәвамында татар театр сәнгатен үстерүгә багышланган актив эшчәнлеге өчен Дамир Сираҗиев исемендәге Премия белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы башкалабыз Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры бинасында узды. Тантанада күренекле сәнгать һәм дәүләт эшлеклеләре, артистлар катнашты.
Без Мәскәү гастрольләреннән кайттык! [ ]
Өч көн рәттән Минзәлә театры артистлары Мәскәү шәһәре тамашачылары алдында чыгыш ясады. 15 ноябрдә Зуев Мәдәният йортында М.Галәүнең “Мөһәҗирләр” драмасын, 16 сы Асадуллаев исемендәге мәдәният үзәгендә театральләштерелгән зур концерт, 17 се – инде популярлыгын казанган Т.Миңнуллинның “Мулла” драмасын күрсәттеләр. Минзәләлеләрне башкалада беләләр һәм хөрмәт итәләр. Артистларның грим бүлмәләренә килеп тамашачыларнын рәхмәт әйтүләре, чәчәкләр бирүләре, кайнар алкышлары шуны дәлилли. Артистлар сәхнәдә уйнап кына калмадылар, концерт та куйдылар - җыр да башкардылар, биеделәр дә.