БӘЙРӘМ БЕЛӘН! [ 27.03.2013 ]
27 март - ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕ!
КОТЛЫЙБЫЗ! [ 25.03.2013 ]
25 МАРТ - МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ!
Юбилейга рәхим итегез! [ 14.03.2013 ]
Татарстанның Мәдәният Министрлыгы Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры, театрның директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - РОБЕРТ ШӘЙМӘРДАНОВНЫҢ 50 яшь тулуына багышланган “Бер яшибез җирдә, бер туып...” дип исемләнгән юбилей кичәсенә чакыра.
Бездә кунакта: Республика театрлары, күренекле артистлар, җырчылар, композиторлар, язучы-драматурглар, якташлар, юбилярның якын дуслары һ.б.
Кичәдән соң өйләргә тарату өчен автобуслар куела.
Юбилейга рәхим итегез!
Кичә 22 мартта 18.00 сәгатьтә башлана.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Яшерен талантлар” дигән кастинг (сайлап алу) үткәрә. [ 14.03.2013 ]
Театр сәнгатен яратучы, театр артисты булырга хыялланган
егетләр һәм кызлар игътибарына.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Яшерен талантлар” дигән кастинг (сайлап алу) үткәрә.
Кастингны уңышлы үткән егетләр – кызлар театрга эшкә алына. Тулай торак, эш белән тәэмин ителә. Читтән торып мәдәният, театр училищесында, Казан Дәүләт мәдәният университетында уку мөмкинлеге тудырыла.
Талантлы яшьләрне көтеп калабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 8(5555)3-24-84, 3-29-09, 3-20-38.
Безнең адрес: ТР, Минзәлә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 19А
Эл.почта: mendram@mail.ru
Cабир Өметбаевка бюст-һәйкәл кую тантанасы [ 12.03.2013 ]
20 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә, театр каршында шушы данлыклы театрга нигез салучы, аның беренче режиссеры, директоры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаевка бюст – һәйкәл кую тантанасы булды. Әлеге чарада республика театрлары вәкилләре, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Азат кызы Нигматуллина, район хакимият башлыгы Рәсим Мөкәрәм улы Садыков, шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Бюст – һәйкәлнең авторы Халит Миннегалиев.
Яна сезон ачыла! [ 11.09.2012 ]
Кәдерле дуслар!
Театрыбыз узенең яңа сезонын 19 октябрьдә ачып җибәрә! Тунджер Джюдженоглу әсәре буенча "Ташкын" исемле куелган яңа спектакль тәкъдим ителәчәк!
Бүгенге көндә коллектив җиң сызганып әлеге әсәр өстендә эшли, репетиция ясый. .
Безнең спектакльләребезгә рәхим итегез!
Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале узачак. [ 11.09.2012 ]
Юбилеебызга рәхим итегез! [ 02.12.2011 ]
16 декабрьдә Минзәлә театры үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Чара район мәдәният йортында узачак. Бәйрәмгә республикабыздан бик күп мәртәбәле кунаклар, җитәкчеләр, язучылар килер дип көтелә.
Программада котлаулар, концерт һәм эстрада номерлары, театрыбызның популяр спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Бу көнне ТРның халык артисты М.А.Кичубаевка, ТРның атказанган артисты Р.Н.Шакировага, СССРның атказанган, ТАССРның халык артисты А.С.Фәсхетдиновка, ТАССРның халык артисты Р.М.Мәрдехановка, ТРның халык артисты Ф.З.Бәдриев турында истәлек итеп мемориаль такталар урнаштырылу тантанасы булачак.
Бәйрәм 18.00 да башлана.
Сезон ачыла! [ 20.09.2011 ]
7 октябрь көнне Минзәлә театры үзенең 76 сезонын “Буйдаклар” премьера комедиясе белән ачып җибәрәчәк. Әлеге әсәрнең авторы Әбү Бәкер псевдонимлы яңа драматург. Әсәрнең нигезендә өйләнмәгән, буйдак тормыш алып баручы ир-атлар тормышы. Рольләрдә ТРның халык артистлары Хафиз Хамматуллин, Венера Нигъматуллина, артистлар Илдар Насибуллин, Әлфидә Теряева, Эльвира Хәйретдинова һ.б. һ.б. Әсәрне сәхнәгә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов куя, композитор ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин, рәссам Булат Ибраһимов. Башлана 18.00.
"Нәүрүз" халыкара фестивалендә кунакта (фоторепортаж) [ 07.06.2011 ]
30 май – 3 июнь көннәрендә башкалабыз Казанда унынчы “Нәүрүз” халыкара фестивале булып узды. Театр коллективлары фестивальга Россиянең 9 төбәгеннән һәм 8 чит илдән килгән. Якутия, Төркия, Әзербайҗан, Молдовия, Дагестан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, үзебезнең Рәсәйдән һәм Татарстан театрлары белән берлектә Минзәлә театры кунак буларак чыгыш ясады. Әле күптән түгел генә Минзәләлеләргә премьерасы күрсәтелгән Л.Воронның “Акча! Акча? Акча...” комедиясе фестиваль кунакларына һәм тәнкыйтьчеләргә тәкъдим ителде.