ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 15.04.2013 ]
15 апрельдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ИЛДУС ВӘДҮТ улы ХӘЛИУЛЛИННЫҢ туган көне.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 11.04.2013 ]
11 апрельдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы ЛӘЙСӘН РАФФАК кызы ӘХМӘТШИНАНЫҢ туган көне.
“МУЛЛА” СПЕКТАКЛЕНЕҢ РЕПЕТИЦИЯЛӘРЕ БАРА [ 08.04.2013 ]
Театрыбызда “Мулла” спектакленең репетицияләре гөрләп бара. Театрның яшь һәм талантлы, “Тантана” премиясе лауреаты - Закиров Ильяс Гомәр улы Мулла ролен башкарачак. Налимә роленә талантлы, иң гүзәл артисткабыз Миннемуллина Илсинә Илшат кызы керде.
Яшь артистларыбыз ярдәмендә спектакльдә яшьлек энергиясе тагын да артты.
Спектакльне иң беренчеләре булып 17 апрель көнне Казан тамашачылары күрер.
Спектакль К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 17 апрель көнне сәгать 18:30 була.
Спектакльгә рәхим итегез!
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 08.04.2013 ]
9 апрельдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Чулпан Мөнир кызы Бәдретдинованың туган көне.
ИГЪТИБАР! [ 08.04.2013 ]
Минзәлә театрында хезмәт һәм пожар куркынычсызлыгы инженеры, художник-бутафор, кассир, "Д" һәм "С" категорияле машина йөртүчеләр, администратор вакансияләре буш.
Безнең дус коллективыбызга рәхим итегез!
Уфа "Нур" театры Минзәлә һәм Актанышка килә. [ 05.04.2013 ]
Уфа “Нур” татар дәүләт театры 15 апрельдә Актаныш Мәдәният йортына,
16 апрельдә Минзәлә Мәдәният йортына Х.Ибраһимовның “Җизнәкәй” комедиясе белән килә.
Спектакльләр Мәдәният йортында 19:00 сәгатьтә башлана.
Билет бәясе 200-250 сум.
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ УФА ҺӘМ КАЗАНГА ГАСТРОЛЬЛӘР БЕЛӘН ЧЫГЫП КИТӘ [ 30.03.2013 ]
Минзәлә театры коллективы 1,2 апрельдә Уфа шәһәрендә “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында Әхәт Гаффарның “Бер картлыкта, бер яшьлектә”, Әбү Бәкернең “Буйдаклар” һәм Түнҗәр Җуҗәноглуның “Ташкын” спектакльләрен күрсәтә.
15,16,17 апрельдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Түнҗәр Җуҗәноглуның “Ташкын”, Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Әхәт Гаффарның “Бер картлыкта, бер яшьлектә”, Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай" спектакльләрен куя Кичке спектакльләр 18:30 , көндезге спектакльләр 12:00 башлана.
Халык театрларының 13 нче Республика «Идел-йорт» фестиваленең зона туры [ 29.03.2013 ]
5-7 апрельдә театрда
ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫНЫҢ 13 НЧЕ РЕСПУБЛИКА «ИДЕЛ-ЙОРТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЗОНА ТУРЫ узачак.
5 АПРЕЛЬДӘ Мөслим Районы мәдәният йорты татар халык театры
Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” исемле музыкаль комедиясен күрсәтә.
Режиссеры Зөлфия Фәхретдинова.
Башлана кич 19.00 сәгатьтә.
6 АПРЕЛЬДӘ Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йорты
татар халык театры
Рузилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” мелодрамасын куя .
Режиссеры Алисә Хәлиуллина
Башлана кич 19.00 сәгатьтә.
7 АПРЕЛЬДӘ Башкортостан Республикасының Кызыл Кама районы
мәдәният йорты татар халык театры
Анна Богачеваның “Тормыш – арба” драмасын күрсәтә.
Режиссеры Редик Ганиев.
Башлана көндез 14.00 сәгатьтә.
7 АПРЕЛЬДӘ Сарман районы мәдәният йорты татар халык драма театры
Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” драмасын куя.
Режиссеры Аэлита Тимергалина.
Башлана кич 19.00 сәгатьтә.
Билет бәясе зурларга - 80сум,
студентларга – 50 сум.
Спектакльләрдән соң өйләргә тарату өчен автобуслар куела.
СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
«Хәйрияче - 2012 ел» [ 28.03.2013 ]
2013 елның 25 март көнне Республиканың «Хәйрияче - 2012 ел» конкурсында күпсанлы хәйриячелек эшләре өчен театр диплом белән бүләкләнде.
Дипломны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Председателе Мөхәмәтшин Ф.Х. тапшырды.
Роберт Шәймәрданов Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты [ 28.03.2013 ]
22 нче март көнне театрда театрның директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Роберт Шәймәрдановның 50 яшь тулуына багышланган “Бер яшибез җирдә, бер туып...” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының авторлар хокуклары һәм сәнгатьне үстерү бүлеге башлыгы – Сәләхова Зөлфирә Якуб кызы, Республика театрлары, күренекле артистлар, җырчылар, композиторлар, язучы-драматурглар, якташлар, юбилярның якын дуслары һ.б. җыелган иде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миннемуллович приказы белән Роберт Шәймәрдановка Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.
Юбилейда Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтыновның, Татарстан дәүләт Советы депутаты, татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Р.И.Валеевның котлау хатлары укылып китте.
Шулай ук Минзәлә районы башлыгы Р.М.Садыков юбилярны тәбрик итте.