ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 20.01.2014 ]
23 январь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының директоры РОБЕРТ ШӘЙХЕЛ улы ШӘЙМӘРДАНОВның туган көне.
ИГЪТИБАР! [ 20.01.2014 ]
Минзәлә театрында администратор (гастрольләр оештыручы, билет сатучы) һәм территория җыештыручы вакансияләре буш.
Безнең дус коллективыбызга рәхим итегез!
Театр 29 тамаша күрсәтте [ 15.01.2014 ]
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 13.01.2014 ]
ИГЪТИБАР! [ 26.12.2013 ]
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН! [ 26.12.2013 ]
КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче
Яңа 2014 ел белән котлыйбыз.
Яңа ел һәммәбезгә матур иҗат, яңадан-яңа куынычлы вакыйгалар алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Һәр йортта үзара аңлашу, тынычлык һәм шатлык булсын! Туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм
матур хыяллар белән каршы алыгыз!
БАЛАЛАР ӨЧЕН ХӘЙРИЯ СПЕКТАКЛЕ КҮРСӘТЕЛДЕ [ 25.12.2013 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында балалар өчен ёлка тирәсендә "Кышкы урманда маҗаралар", "Маша һәм Аю" яңа ел әкияте күрсәтелде.
КОТЛЫЙБЫЗ! [ 24.12.2013 ]
Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән билгеләнгән хөкүмәт грантларына лаек булып, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин – “Профессионал”, артист Ленар Миңнемуллин “Перспектива” номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар.
КОТЛЫЙБЫЗ! [ 23.12.2013 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Ленар Миңнемуллин Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” драмасында Яшь ир ролен уңышлы башкарганы өчен Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгы һәм “Җыен” фонды билгеләгән Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнде.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 19.12.2013 ]