ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! [ 09.12.2014 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәменә заявкалар кабул итә.
Программада:
“Морозко” балалар өчен яңа ел әкияте.
Фойеда “Веселый карнавал” тамашасы.
Бәйрәм чаралары 2014 елның 22 декабреннән 31 декабренә кадәр үткәреләчәк.
Башлану вакыты: 10:00, 13:00, 15:00, 17:00.
Шәхси кешеләргә билетлар театр кассасында һәм вахтада сатыла.
Рәхим итегез!
79 НЧЫ ТЕАТРАЛЬ СЕЗОН АЧУ ТАНТАНАСЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!! [ 18.11.2014 ]
21 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 79 театраль сезонын Кәрәй Мәргән әсәре буенча куелган “Шомбай” комедиясе белән ача.
Режиссеры – Дамир Самерханов - Минзәлә театрының баш режиссеры. Баш рольдә – Ильяс Закиров "Тантана" театраль премиясе лауреаты. Рольләрдә Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рөстәм Муллин, Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, "Тантана" театраль премиясе лауреаты Венера Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рәзилә Муллина, ТРның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәлахова, Татарстанның атказанган артисты Әлфидә Теряева һәм театрның барлык иҗади труппасы.
Спектакль синхрон рәвештә рус теленә тәрҗемә ителә.
Спектакльдән соң тамашачыларны шәһәрнең өч юнәлешендә автобуслар кайтарып куя.
Спектакльгә рәхим итегез!
"Шомбай" спектакленә рәхим итегез. [ 31.10.2014 ]
Театр белгече Дания Гыймранова якты дөньядан китте [ 29.10.2014 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Дания Әхәт кызы Гыймранова вафат булу сәбәпле, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Традицион ярышларлар узды. [ 29.10.2014 ]
Остазның туган көнендә [ 17.10.2014 ]
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 17.10.2014 ]
ЯҢАЛЫКЛАР [ 16.10.2014 ]
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! [ 16.10.2014 ]