ТЕАТРГА ЯҢА АРТИСТ КИЛДЕ. [ 22.08.2015 ]
Быелгы сезонда Минзәлә театрына артист булып эшкә Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлап Ильнар Әхмәтҗанов кайтты. Былтыр 3 артист, ә быел 4 артистыбыз Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына читтән торып укырга керделәр.
МИН ТАЛАНТЛЫ! [ 22.08.2015 ]
Балалар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкиле Павел Астаховның “Я талантлив” – “Мин талантлы” дигән акциясен Мәгариф һәм Фән министрлыгы хуплап чыгып җирле идарә башлыкларына бу чараларны уздырырга рекомендацияләр җибәргән иде. Чөнки һәр бала талантлы, аны вакытында күреп алып үстерергә кирәк, дип саный П.Астахов.
Минзәлә театр артистлары Илсинә Миңнемуллина, Илдус Кәримов, Язгөл Хәбибуллина, Рания Хәлимовалар Эльмира Гәрәева язган сценарий буенча шушы акция кысаларында балалар бакчасына йөрүчеләрне артист һөнәре белән таныштырып, алар белән якыннан аралашып - спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп, җырлы-биюле уеннар үткәреп, грим салу серләрен өйрәтеп бик күңелле һәм файдалы очрашулар уздырдылар.
Театр – иҗади ритмда. [ 22.08.2015 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы бу җәйдә чагыштырмача азрак ял итте. Төп сәбәпләренең берсе – сентябрь аенда “Театр .Чехов. Ялта” фестиваленә Кырымга, Ялтага бару. Икенчедән, яңа сезонга яңа премьералар чыгачак – Р.Сабырның “Ишәк чумары”(“Шишка”) комедиясе, Ф.М.Достоевскийның “Абыйның төше”(“Дядюшкин сон”) фантасмагориясе, О.Уайльдның “Йолдыз малай”(“Мальчик звезда”) балалар өчен әкияте.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
11 АВГУСТ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ИЛДУС КӘРИМОВның туган көне.
Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан- яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
11 АВГУСТ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ГӨЛИНӘ ГАРИФУЛЛИНАның туган көне.
Тәбриклибез сезне туган көнегез
белән!
Бәйрәмегез матур көннәр, изге
хәбәрләр, шатлыклы
яңалыклар гына алып килсен.
Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле
елмаюыгыз сезне беркайчан да
ташламасын.
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
30 июль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының режиссеры АЛЬБЕРТ САХАБУТДИНОВның туган көне.
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге,
якты, матур теләкләрне юллыйбыз:
көчле рухлы һәм кешелекле,
юмарт һәм ярдәмчел,
бәхетле һәм сәламәт булыгыз!
Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр
белән мул тормышта яшәвегезне телибез!
Иң изге теләкләр белән,
театр коллективы
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
26 ИЮЛЬ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты РӨСТӘМ МУЛЛИНның туган көне.
Һәрчак шулай саф
күңелле, сердәшче, тугры
ярдәмче, үз һөнәрен яхшы
белгән хезмәт өлгесе булып
озын - озак еллар яшәвегезне
телибез. Сәламәтлек, җан-тән
тынычлыгы һәм бәхетләр сезгә
ихлас күңелдән.
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
18 ИЮЛЬ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ӘЛФИДӘ ТЕРЯЕВАның туган көне.
Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч,
саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
Гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның
игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.07.2015 ]
9 ИЮЛЬ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты РАУШАНИЯ ГАЛИУЛЛИНАның туган көне.
Озын булсын сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын!
Иң изге теләкләр белән,
театр коллективы
79 нчы театраль сезон ябылды! Киләсе сезонда очрашканга кадәр! [ 02.07.2015 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 79 нчы театраль сезонын япты. Артистлар җәйге ялга китте.
Кадерле тамашачылар, Киләсе сезонда очрашканга кадәр!