Театр тормышы [ 12.01.2016 ]
2016 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел була. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бу куренекле вакыйгага “Тапкыр кәҗә “ турында әкият (Г. Тукайга ияреп) әзерли башлады.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! [ 30.12.2015 ]
1 НЧЕ ГЫЙНВАРДА Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ИСРАФИЛОВ ӘХНӘФНЕҢ туган көне.
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!!! [ 30.12.2015 ]
КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!
Ихлас күңелдән сезне
якынлашып килгән Яңа 2016 ел белән тәбрик итәбез!
Маймыл гына түгел, фиксиклар да килгән Минзәләгә [ 29.12.2015 ]
Башка еллардагы кебек үк, быел да С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен искиткеч Яңа ел тамашасы әзерләгән. Тамаша гадәттәгечә ике урында – сәхнәдә һәм фойеда бара.
Яңа ел бүләге [ 29.12.2015 ]
Матур традиция буенча Минзәлә театры һәр елны балаларны Яңа ел әкиятләре белән сөендерә. Быелгы “Снегурочка” әкияте һәм “Фиксики” дип аталган чыршы тирәли тамаша 65(!) тапкыр уйналды.Шәһәр һәм авыллардан килгән балалар гына түгел, аларның әти –әниләре дә бик канәгатъ калдылар. 2016 елның беренче көннәрендә дә, каникуллар вакытында , әлеге Яңа ел әкиятен кабат күрсәтәчәкбез.
Театрның 80 еллыгын каршылап. [ 29.12.2015 ]
Минзәлә театрының 80 еллык юбилее көне 2016 елның 8 апреленә билгеләнде. Шушы уңайдан зур премьера – Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”комедиясе сәхнәләштереләчәк. Режиссеры – театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов. Зур күләмле классик әсәрдә барлык артистларыбыз да катнашачак.
Грантка ия булдык. [ 29.12.2015 ]
Безнең театр Татарстан Республикасының Театр Әһелләре Берлеге биргән грантына ия булды. Ул Бертольд Брехтның “Галилейның тормышы” драмасын сәхнәләштерү өчен махсус бирелде. Әсәрнең режиссеры – Дамир Сәмерханов. Рәссамы – Минзәлә театрының баш рәссамы, РФнең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов.
Куанычлы хәбәр [ 21.12.2015 ]
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грантлары белән С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә; артист, “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров “Перспектива” номинациясендә бүләкләнделәр.
Җитәкчебезне һәм артистыбызны зур бүләкләре белән котлыйбыз!
Яңа уңышлар,сәламәтлек теләп калабыз.
Юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз!!! [ 18.12.2015 ]
19 декабрьдә Татарстанның халык артисткасы , Минзәлә театрында 37 ел иҗат иткән олуг шәхес Илүсә Әхмәт кызы Бадриевага 75 яшь тула.