Премьера! [ 17.02.2016 ]
Равил Сабыр әсәре буенча театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган эш вариантында “Ишәк чумары” дигән комедиянең премьерасы март башында булачак. Рольләрдә – ТРның халык артистлары, С.Өметбаев исемендәге премия лауреатлары Хафиз Хамматуллин, Венера Нигъмәтуллина, ТРның атказанган артистлары Эльмира Гәрәева, Әлфидә Теряева һәм бер төркем яшьләр. Әсәрнең яңа исемен кабат анонсларбыз
Шагыйрьнең 110 еллыгына [ 17.02.2016 ]
Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты буларак Минзәлә театры февраль ахырында Балтач районы Карадуган авылының Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил исемендәге музее җитәкчелеге чакыруы буенча шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышлап зур күләмле очрашу кичәсе уздыра. Театрыбыз артистлары Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары, аның турында истәлекләр белән мәктәп укучылары, Балтач районы интеллигенциясе каршында чыгыш ясаячак. Музейга бүләк итеп театр махсус альбом, буклетлар, 75 еллыкка чыккан китапларны әзерләде.
Театр яңалыклары [ 12.02.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Сәмирхәнов, театр директоры Роберт Шәймәрдәнов, артисткалар Эльмира Гәрәева, Венера Нигмәтуллина М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган ТР Театр әһелләре берлегенең VII хисап-сайлау съездында катнаштылар. ТР Театр әһелләре берлегенең рәисе итеп кабат Фәрит Бикчәнтәев сайланды.
Котлыйбыз! [ 10.02.2016 ]
Татарстан Республикасының Премьер- министры Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районы Советы сессиясендә катнашып бер төркем хезмәткәрләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.
Ирнең асылы эштә таныла. [ 09.02.2016 ]
Инде онытылып беткән жигуле транспорт - карета ясаган оста куллы шәхес белен аралашырга туры килде. Тыйнак холыклы, узе турында сөйләргә һич яратмый, hәp сүзне авызыннан тартып алырга кирәк.
Театр тормышы [ 09.02.2016 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары О. Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз егет" спектакле белән гастрольләргә китте. Режиссеры А. Сәхәбетдинов .
Габдулла Тукайның юбилеена [ 16.01.2016 ]
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан
безнең театр классикның “Кәҗә белән Сарык”әкиятенә нигезләнеп Р.Сәхәбетдинова инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дигән курчак спектаклен сәхнәләштерә. Режиссеры – Альберт Сәхәбетдинов.Югары профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән курчаклар белән артистларыбыз репетицияләрне башладылар.
Хәерле эшләр. [ 16.01.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы яңа елны үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтүдән башлады. 5 гыйнварда “Йолдыз егет”, 6 гыйнварда көндез “Снегурочка”әкиятләре,кич өлкән аудитория өчен Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше”мистик драмасы, 8 гыйнварда “Дүрт дус”әкияте, 9 гыйнварда ике сеанс “Снегурочка” әкияте – шуның берсе коррецион мәктәп – интернатында укучы балаларга хәйрия спектакле буларак күрсәтелде. Нәни дусларыбыз да, өлкәннәр дә спектакльләребезне яратып кабул итте.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! [ 16.01.2016 ]
16 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, "Тантана" театраль премиясе лауреаты - ЗАКИРОВ ИЛЬЯСНЫҢ туган көне.