Күңелле сәфәр! [ 28.03.2016 ]
Халыкара театр көне белән котлыйбыз! [ 26.03.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән мәдәният хезмәткәрләре көне һәм Халыкара театр көне белән котлыйбыз!
Сәхнәгездә тарих битләренә уелып калырлык
тирән мәгънәле, зәвыклы спектакльләр куелып торсын,залларыгыз һәрвакыт ихтирамлы,
зыялы тамашачылар белән тулып торсын,
иҗади җиңүләр, яңа премьералар телибез Сезгә! Һәрвакыт югары профессионал биеклектә калыгыз!
Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина [ 22.03.2016 ]
Нәсимә апа белән минем кызыксынуым күптән. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга тырышуым (омтылуым) гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына ошатып сөйләшүләр дә булды. Ә тавышы матур Нәсимә апаның. Бер тыңлыйсың колакларны иркәли торган назлы, ягымлы, икенче тыңлыйсың көйсез, дорфа иркә тавыш ишетелә, аналарны уйнаганда аны гел танымыйсың. Ул үзгә. Сөйләме, тавышы йөрәккә үтеп бәгырьләрне телә, күзгә яшь тула. Эшләтә белә Нәсимә апа тавышын.
Театраль коллективларның “Идел-йорт” XVI Регионара фестиваль-конкурсының зональ турына рәхим итегез! [ 21.03.2016 ]
2016 елның 2-4 апрелендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында
“Идел-йорт” дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының
XVI регионара фестиваль-конкурсының зональ туры
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы районнарына гастрольләргә китте. [ 21.03.2016 ]
“Идел-йорт” фестивале көннәре. [ 18.03.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында быел да “Идел-йорт” дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының XVI регионара фестиваль-конкурсының зональ туры узачак. 3,4 апрель көннәрендә Мөслим, Актаныш, Сарман, Минзәлә районы үзешчәннәре театр сәхнәсен тотачак. Тәҗрибәле, инде тамашачыларыбызга таныш коллективлар бу елны да яхшы уеннары белән таң калдырыр дигән ышаныч бар.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 12.03.2016 ]
12 НЧЕ МАРТТА Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы ГӨЛШАҺИДӘ СӘЛӘХОВАның юбилее.
Театр тормышы [ 11.03.2016 ]
Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Җәлил поселогына гастрольләргә китте. Алар анда балалар өчен Оскар Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет”әкиятен күрсәтәчәкләр 0+
Эльмира Гареева: "Артист кеше универсал булырга тиеш" [ 09.03.2016 ]
Халкыбыз театр ярата. Театрлар да күп, ләкин тамашачыга үзе яшәгән урындагы, үзе белгән артистларның уены күбрәк ошый торгандыр. Ике дистә ел буе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган якташыбыз, Бикбау авылында туып-үскән Эльмира Гәрәева тамашачының игътибарын, ихтирамын казанган артист.
БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 05.03.2016 ]
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән 8 март ―
Халыкара хатын-кызлар көне белән
тәбрик итәбез!