Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гастрольләргә китте. [ 8.04.2016 ]
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Мамадыш районына Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган гастрольләргә китте.
ПРЕМЬЕРА [ 07.04.2016 ]
2016 елның 6 апрелендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак спектакленең премьерасы булды.
Театр тормышы [ 06.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры укучыларны, студентларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена җәлеп итү максатыннан чаралар үткәрә башлады.
АНОНС! Вакыйга! [ 05.04.2016 ]
Татарстан Республикасының Милли музеенда театр сәнгате тарихына кагылышлы шактый бай фондлар саклана. 2015 елда анда тагын бер уникаль экспонат – танылган режиссер Марсель Сәлимҗановка бирелгән “Алтын маска” өстәлде. Рәсәй Федерациясенең халык артисты, Г.Камал исемендәге Академия театрының баш режиссеры М.Х.Сәлимҗанов әлеге мәртәбәле бүләкне 2001 елда, “Намус һәм дәрәҗә” (“За честь и достоинство”) номинациясендә ала. Бөек шәхеснең “Алтын маска”сы югары мәдәни – тарихи һәм мемориаль бәягә ия.
Музей коллекцияләрен популярлаштыру һәм хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту максатыннан Г.Камал исемендәге театр белән берлектә Милли музей “Бер экспонат”дип исемләнгән күчерелмә күргәзмә цикллары оештыра.
Марсель Сәлимҗановның “Алтын маска”сы Минзәлә татар дәүләт драма театры музеенда 5, 6, 7 майларда киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк.Сәгать 9.00 – 16.00 кадәр теләгән һәркем “Алтын маска”ны карап ,аның янында фотога төшә ала.Татарстан Республикасы вәкилләреннән тагын бары тик өч кешегә - Рус яшьләр театры коллектиивына“Буря” спектакле өчен (режиссеры Б.Цейтлин), Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка “Татар театры сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен”, Г.Камал исемендәге театр артисты Ринат Таҗетдиновка “Театр сәнгатенә тугрылык өчен” бирелгән әлеге зур бүләкне күрми калмагыз!
90 яшьтә дә елмаеп тору – ул зур бәхет [ 02.04.2016 ]
1апрель көнне РФнең атказанган артисткасы, Минзәлә театры ветераны Нәсимә ханым Җиһаншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Шул уңайдан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, баш режиссер Дамир Самерханов, Нәсимә ханым белән театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре Венера Нигъматуллина, Рәзилә Муллина һәм Денис Иванов юбилярны өенә барып тәбрик иттеләр.
Хөрмәтле Нәсимә Мансуровна! [ 01.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне зур юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тормыш киңлекләрендә үз биеклеген, үз кыйбласын табып, шул юнеләштән тайпылмыйча очкан, кыю адымнар белән иҗат иткән үзенчәлекле, дистә меңләгән тамашачыларның мзхәббәтен казанган яраткан, тирән хөрмәт иткән артисткабыз Сез безнең! Бүгенге 90 яшьлек юбилеегыз көнендә Сезгә барлык изге теләкләребезне юллап саулык -сәламәтлек, яхшы кәеф телибез. Күңелегез һәрвакыт көр, таңнарыгыз гел кояшлы булсын!
Сөйкемле сөягебез [ 30.03.2016 ]
Театр эчендә театр [ 30.03.2016 ]
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 29.03.2016 ]
ХӨРМӘТЛЕ ЗИЛИЯ ТӘЛГАТЬ кызы!
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сине О.Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет” әкиятендә Йолдыз егет роле өчен Татарстан Республикасының “Тантана” театраль премиясе дипломанты булуың уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз.
Киләчәктә дә эшеңдә зур уңышлар, яңа рольләр, саулык-сәламәтлек телибез.
"ТАНТАНА". [ 28.03.2016 ]
27 март – Халыкара театр көнендә республикабызның башкаласы Казан шәһәрендә “Тантана” театраль премияләрен тапшыру чарасы булып узды. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Зилия Хусаинова О.Уайльдның “Йолдыз егет” әкиятендә Йолдыз егет образын уңышлы башкарган өчен мәдәният министрлыгының махсус Дипломы тапшырылды.