КОНЦЕРТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! [ 04.05.2016 ]
6 майда, 15.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Җиңү көненә багышланган хәйрия
КОНЦЕРТын күрсәтә.
Рәхим итегез!
ГАСТРОЛЬЛӘР! [ 27.04.2016 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган гастрольләрен дәвам итә.
27 апрель Г.Тукай “Тапкыр Кәҗә турында әкият” 0+ Мөслим
28 апрель Г.Тукай “Тапкыр Кәҗә турында әкият” 0+ Зәй шәһәре
27 апрель Г.Тукай “Тапкыр Кәҗә турында әкият” 0+ Актаныш
Театр тормышыннан [ 25.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан балалар аудиториясе өчен әзерләгән чаралар дәвам итә.
Программада:
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, мәктәп укучыларын Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру; туган телгә мәхәбәт уяту, аны саклау һәм өйрәнү;
- Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак спектаклен күрсәтү;
- балалардан Г.Тукай шигырьләрен сөйләтү;
- Г.Тукай ның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кызыклы шәкерт”, “Әйт әле күбәләк” шигырьләренә әзерләнгән этюдларны карау.
- Җиңүчеләрне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Дипломнары һәм призлары белән бүләкләү.
Хафиз и Гүзәл Хамматуллиннарны балалары туу белән котлыйбыз!!! [ 22.04.2016 ]
Бездән теләк шул сезгә
Дуслык белән татулык,
Исәнлек дигән байлык.
Алар янында барлык
Тотынышып йөрсеннәр,
Сезне гел үз итсеннәр
Ә балалар үссеннәр
Тик шатлык китерсеннәр
Шуны теләп калалар
Сезнең бар коллегалар
Шагыйрьнең юбилеена [ 21.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап классикның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп Р.Сәхәбетдинова инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәгә куйды. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов, рәссамы Венера Минсабирова һәм театрның бер төркем яшьләре – артистлар “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров, Раушания Галиуллина, Рания Хәлимова, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизов, Илдус Кәримов, Ләйсән Әхмәтшиналар балаларга гына түгел, барча тамашачыларга да зур бүләк ясадылар.
Спектакль алдыннан театр дирекциясе Тукай иҗаты буенча викторина игълан иткән иде. Анда Тукайның биографиясе һәм тормыш юлына кагылышлы сораулар, шагыйрьнең шигырьләрен иң яхшы сөйләүчегә конкурс үткәрү каралган.
Театр тормышы [ 20.04.2016 ]
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Сарман районына Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган гастрольләргә китте.
Язгы өмә [ 16.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы үзләренә беркетелгән К.Маркс һәм М. Җәлил урамнарын, “Театральный” скверын җыештыру буенча өмә үткәрде. Безнең театр бу көнне шау-гөр килеп торды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде. Кардан ачылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалап, себереп чүпләрдән арындырдык. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда әле безне тагын өмәләр көтә...
«Идел – йорт» янәдән дусларын җыйды [ 13.04.2016 ]
Быел “Идел – йорт” уналтынчы тапкыр уздырылды. Аның Минзәлә зонасына караган районнардан катнашкан үзешчән театр коллективларының чыгыш ясау дәрәҗәсе дә шактый үсеш кичергәнлеге аермачык күренде. Сарман, Актаныш,Минзәлә һәм Мөслим районнары вәкилләре, гадәттәгечә, сынатмадылар. Фестивальнең жюри рәисе булып озак еллар дәвамында Камил ага Саттаров эшләде. Быел исә аны драматург, танылган режиссер Гафур Каюмов алыштырды.
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! [ 11.04.2016 ]
11 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЛӘЙСӘН ӘХМӘТШИНАның туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 9.04.2016 ]
9 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЧУЛПАН БӘДРЕТДИНОВАНЫҢ туган көне.