Күңелдәге кояш - Әлфия. [ 30.05.2016 ]
Чистай каласы гөж килә. “Спектакль булмас инде, артистлары вафат, килә алмаслар”-дигән сүзләр йөри. Билетлар сатылып беткән. 1935 елда Чистайда оешкан театрның Минзәлә шәһәренә күчүенә дә 38 елга якын гомер узган . Ә халык хәтере нык, алар онытмый. Үз театрлары итеп каршылый Чистай тамашачысы Минзәләләрне. Коллектив та зур җаваплылык белән сынау тотарга килә бу калага. Мөнәсәбәтләр ике якныкы да изге.
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. [ 27.05.2016 ]
25 майда каты авырудан соң 74нче яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме фәннәре кандидаты, театр тәнкыйтьчесе Игъламов Рәүф Мәхмүт улы вафат булды. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Рәүф Игъламовның улы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовның, тормыш иптәше Әдилә Әхмәт кызының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.Театрыбызның якын дусты, киңәшчесе турында якты истәлекләр йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Театр тормышыннан [ 20.05.2016 ]
Сабантуй – халкыбызның яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе, ул безнең традицияләрнең сакланышын һәм буыннар бердәмлеген символлаштыра.
Минзәлә район Сабантуенда безнең театр һәр елны катнаша һәм аның бер бизәге булып халык күңелендә кала. Быел да Сабантуена репетицияләр башланып китте, яңа төрле чыгышыбыз тамашачыга сюрприз булыр дип уйлыйбыз.
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел » [ 19.05.2016 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы якты дөньядан киткән артистларның каберләрен зиярат итеп, алар рухына дога кылып, каберләрен тәртипкә китереп кайттылар.
Габдулла Кариевның тууына 130 ел [ 16.05.2016 ]
14 май көнне – Нурлат районы Кулбай-Мораса авылы Мәдәният сараенда Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәбият һәм сәнгать бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы да катнашты. Театрыбызның артистлары К.Мәргәннең “Шомбай” спектакленнән өзек күрсәтеләр.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 16.05.2016 ]
16 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Мөдәрис улы Сәмерхановның туган көне
Шагыйрьнең юбилеена [ 12.05.2016 ]
9 Май - Бөек Җиңү көне [ 11.05.2016 ]
Тугызынчы май - искә алу көне дә , кайгы көне дә, Бөек Җиңү көне дә. Минзәлә шәһәрендә бәйрәм тантаналары рәвештә Ленин исемендәге паркта үтте. 7 меңнән артык минзәләлеләр килде бирегә. Бу зур бәйрәмдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы ”Концлагерьлар тоткыннары” дип исемләнгән театральләштерелгән чыгыш белән катнашты. Артистларның тетрәндергеч уены күпләрнең күзләрен яшьләндерде. Быелгы Җиңү бәйрәменең бизәге булды ул.
Хәйрия концерты [ 10.05.2016 ]
2016 елның 6 маенда С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында хәйрия кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Театр артистлары көче белән әзерләнгән концерта сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре яңгырады. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары котлаулар кабул иттеләр һәм рәхәтләнеп концерт карадылар.
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 06.05.2016 ]
6 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстаның халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты ХАФИЗ ХӘНИФ улы ХАММАТУЛЛИНның туган көне.