Сайлаулар уңаеннан. [ 18.08.2016 ]
Сентябрьдә узачак сайлау алды программалары кысаларында Минзәлә театры Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Баулы,Алабуга, Менделеевск,Минзәлә шәһәрләрендә һәм авылларда, Җәләил эшчеләр поселогында, Урыссуда Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” спектаклен күрсәтә.
Яшь көчләр кайтты. [ 18.08.2016 ]
Бу сезонда театрга Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап Индира Гайфуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап Нәфис Гайфуллин, Зөлфирә Шәмсетдинова һәм Инсаф Әлмөхәммәтовлар кайтты. Яшьләргә инде беренче рольләр дә бирелде.
Тагын бер сөенечле вакыйга – Армия сафларыннан Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп ике егетебез –Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар исән – сау әйләнеп кайтып эшкә керештеләр.Аларны нәни тамашачыларыбыз “Чуртан кушуы буенча”, “Морозко” әкиятләре буенча белә.
Иҗатка чумдык [ 18.08.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге яллардан эшкә чыкты һәм театрның 80 еллыгы уңаеннан махсус куелырга планлаштырылган К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасына репетицияләрне башлады.Әлеге пьеса моңарчы бер театрда да куелмаган. Вакыйга иске Шәрык шәһәрендә бара. Каракүз исә – ярлы, ләкин бик чая рьҗырчы, биюче кыз исеме. Әсәрне сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев куя. Композиторы Эльмира Галимова. Спектакльдә театрның иҗат труппасы тулаем катнаша
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 26.07.2016 ]
26 июль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстанның халык артисты - РӨСТӘМ ХАН улы МУЛЛИНның туган көне.
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 18.07.2016 ]
18 июль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстанның атказанган артисты ӘЛФИДӘ ТЕРЯЕВАның юбилее.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 11.07.2016 ]
9 ИЮЛЬ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты РАУШАНИЯ ГАЛИУЛЛИНАның туган көне.
Яңартылган традиция [ 08.07.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге ялларга китәр алдыннан районның Дружба авылы янындагы су буендагы матур бер урында театрның сабантуен уздырды. Шунысы кызыклы, 1999 елда, әле республика театрлары сабантуйлары уздырылмаган вакытта ук, директорыбыз Р.Ш.Шәймәрданов безне беренче тапкыр бирегә алып килеп сабантуе үткәргән иде.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 01.07.2016 ]
1 ИЮЛЬ көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, ТРның атказанган артисты ЭЛЬМИРА ГӘРӘЕВАның туган көне.
АНОНС! [ 30.06.2016 ]
6 июльдә С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
15.00 сәгатьтә
О.Уайльдның балалар өчен
«Йолдыз егет» әкиятен күрсәтә 0+
Белешмәләр өчен тел.3-20-43, 3-29-37, 3-24-84.
Билет бәясе: балаларга – 100 сум
Зурларга – 150 сум
Спектакльгә рәхим итегез!
Яңа клубта беренче спектакль [ 28.06.2016 ]
25 июнь көне Тупач авылында яшәүчеләрнең күбесе өчен гомерлек матур хатирә булып калыр, мөгаен. Чөнки бу көнне әле күптән түгел генә ачылган өр-яңа иҗтимагый үзәктә беренче зур мәдәни чара узды. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары авыл халкына «Кирәкле кишер яфрагы» сатирик комедиясен уйнап күрсәттеләр.