81 НЧЕ ИҖАДИ СЕЗОН АЧУ ТАНТАНАСЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!! [ 13.09.2016 ]
14 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын А.Коровкин әсәре буенча куелган «Түтиләр» спектакле белән ача. Режиссеры – Салават дәүләт башкорт драма театры баш режиссеры Зиннур Сөләйманов.
Минзәлә татар дәүләт драма театрының 81 нче иҗади сезон ачу тантанасына рәхим итегез!
Сагындырган икән “Сөннәтче бабай” [ 10.09.2016 ]
Гаяз Исхакый әсәре буенча 2004 елда сәхнәгә куелган “Сөннәтче бабай” моңсу комедиясенең язмышы бәхетле булды. Төрле фестивальләрдә, зур гастрольләрдә катнашты ул - Төркиядә, Мәскәү, Казан, Башкортостан республикасында, Кырымда, Удмуртиядә һәм башка регионнарда тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.
АНОНС!!! [ 10.09.2016 ]
22 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Р.Сабырның
« Кирәкле кишер яфрагы » комедиясен күрсәтә 12+
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында.
Белешмәләр өчен тел.3-20-43, 3-24-84.
Безнең спектакльләргә рәхим тиегез!
Рәзилә Муллина: Сәнгать әһрамы туган йортка тиң! [ 08.09.2016 ]
Татарстанның гаҗәеп гүзәл почмагына урнашкан Минзәлә – талантларга бай төбәк. Республикабызның мәдәни тормышында да алар алгы сафта. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзе генә дә ни тора!
81нче иҗади сезон премьералары [ 08.09.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонга берьюлы биш премьера әзерли.
Октябрь ахырына 81нче сезон А. Коровкин әсәре буенча башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр” сатирик комедиясе белән ачыла. Рәссамы – РФнең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов.
25 ноябрьгә, театрның 80 еллык юбилеена махсус чыгарылган К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасының премьерасы планлаштырылган. Режиссеры – Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Валерий Яшкулов. Классикның әлеге әсәре башка бер театрда да куелмаган. Пьесада җырчы, биюче ярлы кыз Каракүзнең мәхәббәте һәм иреге өчен көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар иске Шәрык шәһәрендә бара.
Театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов Э Яһудин әсәре буенча “Китмәскә килгән кошым “ комедиясен сәхнәләштерә. Хәзерге заман яшьләренең табышу, кавышу тарихлары кызыклы ситуацияләрдә тасвирланган бу әсәрдә.
Минзәлә театры режиссеры Алберт Сәхәбетдинов Ә.Бәкернең “Ахырзаман” әсәрен ток –шоу буларак сәхнәләштерә.Бай эшмәкәрне телевидениегә чакырып интервью алган вакытта утлар сүнә, шартлаулар яңгырый. Биредә калучылар бөтен дөньядан аерылып исән калалар. Һәркемнең үз язмышы, үз хыяллары – җирдә без генә исән калдык дип, алар чын йөзләрен күрсәтергә курыкмыйлар. Чынбарлыкта исә бу.. продюсерлар уйлап тапкан ток –шоу булып чыга.
Һәр елдагыча, яңа елга балалар өчен яңа бүләк булачак – “Почтальон Кар бабай”әкиятенең премьерасы.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.09.2016 ]
7 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы РАНИЯ ИЛДАР кызы ХАЛИМОВАның туган көне.
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН! [ 07.09.2016 ]
7 сентябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты РӘЗИЛӘ МИРХӘТ кызы МУЛЛИНАНЫҢ ЮБИЛЕЕ.
Асыл зат [ 06.09.2016 ]
“Бөтен артистлар хыялланган рольләрне уйнарга туры килде миңа. Режиссерлар дистә еллар героиняларны ышанып миңа тапшырдылар. Яратып эшләвем дә шуның өчендер. Янәшәмдә яраткан ирем, балаларым бар. Театрда кирәклегеңне тою үзе зур бәхет ул”- дип сүзен башлый С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С .Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина.
Театр тормышыннан [ 05.09.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры яңа 81 нче сезонга берьюлы дүрт спектакльгә репетицияләр башлады. Салават дәүләт башкорт драма театрының баш режиссеры Зиннур Сөләйманов А. Коровкин әсәре буенча “ Түтиләр” комедиясен, Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов Э.Яһудинның “Китмәскә килгән кошым” комедиясен, режиссер Альберт Сәхәбетдинов Ә.Бәкернең “Ахырзаман” музыкаль комедиясен, Әтнә театры баш режиссеры – Рамил Фазлыев К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасын сәхнәгә куялар.
АНОНС! [ 05.09.2016 ]
9 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Г.Исхакыйның
«Сөннәтче бабай» моңсу комедиясен күрсәтә 12+
Керү ирекле.
Белешмәләр өчен тел.3-20-43, 3-24-84.