Игътибар!!! Сезон ачу тантанасы!!! [ 29.09.2016 ]
14 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татр дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын, Александр Коровкин әсәре буенча башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр “ комедиясенең премьерасы белән ачып җибәрә .
Билет бәясе: 400 сум
Билетлар таратучыларда.
Белешмәләр өчен телефон: 3-20-43, 3-24-84, 3-29-37.
Барыгызны да яңа сезон ачылу тантанасында көтеп калабыз.
Балалар өчен иҗат сезонын ачуга рәхим итегез! [ 29.09.2016 ]
13 октябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп режиссер Альберт Сәхәбетдинов сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак спектакле белән балалар өчен иҗат сезонын ача .
Эшеңнән алабыз, дисәләр... [ 29.09.2016 ]
Андагы вакыйгалар теләсә кайсы җирлектә куерып китәргә мөмкин. Нишлисең, җитәкче кайчан да булса кәнәфиен бушатырга тиеш, ә аның җылы урыннан китәсе килми. Шуннан төрле интригалар корыла, көлкеле хәлләр башлана. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры менә шундый хәлләргә елмаеп карарга киңәш итә.
«Кирәкле кишер яфрагы» - Минзәлә театры сәхнәгә сатирик комедия чыгарды [ 26.09.2016 ]
22 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры премьера алдынннан тамашачыга һәм журналистларга драматург Равил Сабыр пьесасы буенча куелган «Кирәкле кишер яфрагы» комедиясен күрсәтте. Әсәрне әле сәнгать советы карап өлгермәде. Ул соңрак булачак, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә тетар җитәкчелеге.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 24.09.2016 ]
25 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы ЭЛЬМИРА ИЛФАК кызы АХМЕТХАНОВАның туган көне.
Яңа сезон ачу тантанасына рәхим итегез!!! [ 23.09.2016 ]
Хөрмәтле тамашачылар! Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татр дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын 14 октябрьдә, Александр Коровкин әсәре буенча башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр “ комедиясенең премьерасы белән ачып җибәрә . Барыгызны да яңа сезон ачылу тантанасында көтеп калабыз.
Шахмат-шашка турниры [ 23.09.2016 ]
2016 елның 8 октябрендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка турнирын уздыра.
Программада: 9.00 – 12.00 шахмат ярышлары
13.00 – 15.00 шашка ярышлары
Ярышлар ир–егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә уткәрелә.
Заявкалар кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 3-29-09, 3-24-84.
Рәхим итегез!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 21.09.2016 ]
21 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинованың туган көне.
Театр тормышыннан [ 17.09.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында режиссер – Рамил Фазлыев, композитор – Эльмира Галимова җитәкчелегендә К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасы өстендә репетицияләр бара.
К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасының премьерасы 26 ноябрьгә, театрның 80 еллык юбилеена махсус планлаштырыла. Режиссеры – Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Валерий Яшкулов. Классикның әлеге әсәре башка бер театрда да куелмаган. Пьесада җырчы, биюче ярлы кыз Каракүзнең мәхәббәте һәм иреге өчен көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар иске Шәрык шәһәрендә бара.
Хәйрия спектакленә рәхим итегез! [ 15.09.2016 ]
Күптән килгән традиция буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Р.Сабыр әсәре буенча куелган “Кирәкле кишер яфрагы” (“Пятое колесо в телеге”) 12+ хәйрия спектаклен күрсәтә.
Спектакльгә рәхим итегез!