АНОНС!!! [ 31.10.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тамашачыларның күп санлы соравы буенча 2016 елның 9 ноябрендә 19.00 сәгатьтә А.Коровкин әсәре буенча куелган “Түтиләр” сатирик комедиясенең премьерный спектаклен күрсәтә. 12+
Белешмәләр өчен тел.3-20-43, 3-29-37, 3-24-84.
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Спектакльгә рәхим итегез!
ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! [ 27.10.2016 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәменә заявкалар кабул итә.
Бәйрәм чаралары 2016 елның 20 декабреннән 30 декабренә кадәр үткәреләчәк.
Башлану вакыты: 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 сәг.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 3-24-84, 3-20-43
Шахмат – шашка ярышлары узды. [ 27.10.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда ремонт эшләре бару сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды. Өченче ел рәттән уеннарның судьялары Әнвәр Камалов белән Назимә Наилевна җиңүчеләрне укучылар, студентлар һәм өлкәннәр арасында аерым билгеләделәр.
ГАСТРОЛЬЛӘР!!! [ 20.10.2016 ]
14 -17 ноябрьдә Казан шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге театрда С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының гастрольләре узачак.
14.11.2016 - К.Мәргән “Шомбай” комедия 12+
15.11.2016 - Г.Тукай (Р.Сәхәбетдинова инсц.) “Тапкыр Кәҗә турында әкият” 0+
Ф.М.Достоевский “Абзыйның төше” мистик драма 12+
16.11.2016 - Оскар Уайльд “Йолдыз егет”әкияте 0+
А.Коровкин “Түтиләр” сатирик комедия ПРЕМЬЕРА 12+
17.11.2016 - К.Тинчурин “Каракүз” музыкаль кыйсса ПРЕМЬЕРА 12+
Безнең спектакльләргә рәхим итегез!
Театрның 80 еллык юбилее!!! [ 20.10.2016 ]
26 ноябрьдә безнең театр үзенең 80 елллык юбилей кичәсен үткәрәчәк. Бу көнгә зур вакыйга – татар халкының классик драматургы Кәрим Тинчуринның моңарчы бер театрда да куелмаган “Каракүз” музыкаль мелодрамасынының премьерасы тәкъдим ителә.Әсәрнең режиссеры – Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Валерий Яшкулов.Бу күркәм юбилей көнендә безнең белән булырсыз, дип ышанып калабыз.
АНОНС!!! [ 20.10.2016 ]
16 ноябрь 2016 ел
К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры
Минзәлә район мәдәният сарае бинасында
Х.Вахит әсәре буенча куелган
“Кияүләр”
музыкаль комедиясен күрсәтә
Билетлар: 200-300 сум
Билетлар мәдәният сарае кассасында һәм театр администраторларында
Башлана: 19.00 сәгатьтә
Белешмәләр өчен телефон: 3-20-43
Сезон ачылды. [ 18.10.2016 ]
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 17.10.2016 ]
17 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында куючы-балетмейстер булып эшләүче ГӨЛФӘНИЯ ХАРИС кызы ШӘЙМӘРДАНОВАның туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 17.10.2016 ]
16 октябрьда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы ДИНАРА АБДУЛАБЕК кызы АКМАТОВАның туган көне.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләре, урта профессиональ уку йортлары директорлары, предприятие-оешма җитәкчеләре игътибарына! [ 04.10.2016 ]
2016 елның 8 октябрендә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка турнирын Минзәлә муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе "Юбилейный" бинасында уздыра.
Программада:
9.00 – 12.00 шахмат ярышлары
13.00 – 15.00 шашка ярышлары
Ярышлар ир–егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә уткәрелә.
Заявкалар кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 3-24-84.
Рәхим итегез!
(Театрда ремонт эшләре бару сәбәпле, ярышлар “Юбилейный”да була)