ТЕАТРДА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮНЕҢ СЫЙФАТЫН БИЛГЕЛӘҮ БУЕНЧА СОРАШТЫРУ! [ 19.01.2017 ]
Кадерле тамашачыларыбыз, театрның эшчәнлеген һәм театрдагы хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләү максатыннан сезнең өчен сораштыру уздырырга булдык.
Сораштыруга битараф калмассыз дип уйлыйбыз!
Җавапларны 7 баллы система нигезендә һәм комментарий буларак безнең Кунакханә бүлегендә http://minzalateatr.ru/gb/ калдыра аласыз! Сораштыруда катнашуыгыз өчен алдан ук зур рәхмәт!
АНОНС!!! [ 19.01.2017 ]
2017 елның 6 мартында 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Каракүз” музыкаль кыйссасы күрсәтелә. 12+
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-960-081-53-70, 3-29-37, 3-24-84.
Спектакльгә рәхим итегез!
АНОНС!!! [ 19.01.2017 ]
2017 елның 14 февралендә 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында А.Коровкин әсәре буенча куелган “Түтиләр” сатирик комедиясе күрсәтелә. 12+
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-960-081-53-70, 3-29-37, 3-24-84.
Спектакльгә рәхим итегез!
М.Ш.Шәймиевның китабын презентацияләү тантанасы [ 16.01.2017 ]
2017 елның 18 январендә 17.00 сәгатьтә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның беренче Президенты, данлыклы шәхес М.Ш.Шәймиевның 80 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган
И.Цыбульский, Н.Шайдуллинаның
“Минтимер Шаймиев”
дигән китабын презентацияләү тантанасы була.
Керү ирекле.Рәхим итегез!!!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 16.01.2017 ]
16 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, "Тантана" театраль премиясе лауреаты - ЗАКИРОВ ИЛЬЯС ГӨМӘР улының туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 30.12.2016 ]
1 НЧЕ ГЫЙНВАРДА Татарстан Республикасының атказанган артисты ИСРАФИЛОВ ӘХНӘФ МУЛЛАГАЛИ улының туган көне.
Кадерле коллегалар, дуслар! [ 30.12.2016 ]
Сезне ихлас күңелдән Яңа 2017 ел белән тәбрик итәбез! Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык-сөенечләр, чиксез уңышлар алып килсен!
Яңа ел тамашалары зур уңыш белән бара [ 28.12.2016 ]
Киләсе ел символы Әтәч, мультфильм герое Angry Birds чыршы тирәли балаларны сәламли... С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнәдә “Почтальон Кар бабай”, чыршы янында “Миньоннар һәм башкалар” тамашасы бу көннәрдә зур уңыш белән бара. Килгән кунакларыбыз бездә күңелле ял итеп китәләр. Тамашаларыбызга рәхим итегез! Билетлар сатыла
Дәүләт Думасы җыелышында булды [ 20.12.2016 ]
2016 елның 19 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышында Бөтенсоюз “Бердәм Россия” политик партиясе оештырган “Муниципаль дәрәҗәдә театраль һәм мәдәни – ял итү эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү” дигән темага парламент тыңлаулары булды. Кече шәһәр театрлары мәсъәләләренә кагылышлы бу мөһим җыелышта Татарстан мәдәният министры А.М.Сибагатуллин белән бергә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрданов катнашты.
Кадерле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары! [ 17.12.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Сезне Яңа ел каникулларын күңеллерәк итеп үткәрергә үзенә кунакка чакыра. Бу көннәрдә сезгә түбәндәге иң яхшы спектакльләребезне тәкъдим итәбез: