АНОНС!!! [ 10.02.2017 ]
2017 елның 6 мартында 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында А.Коровкин әсәре буенча куелган “Түтиләр” сатирик комедиясе күрсәтелә. 12+
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-919-646-32-13, 3-29-37.
Спектакльгә рәхим итегез!
Хөрмәтле дуслар! [ 08.02.2017 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе, коллективы, туганнары һәм якыннары исеменнән, безнең кадерлеләребез – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәева һәм артистка Эльмира Әхмәтхановаларның фаҗигале төстә һәлак булулары сәбәпле, күрсәткән мораль һәм матди ярдәмегез өчен, Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мондый олы кайгыларны беркемгә дә күрергә язмасын. Эльмираларыбызның якты истәлеге күңелләребездә һәрчак сакланыр.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.02.2017 ]
7 февральдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Хәбибуллина Язгөл Мансур кызының туган көне.
Бүген Минзәлә артистларын озату була [ 04.02.2017 ]
4 февраль көнне фаҗигале төстә вафат булган Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларын җирләү була.
Әхмәтхәнова Эльмира Илфак кызын төшкә(обед) кадәр Актаныш районы Иске Байсар авылында җирлиләр.
Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызын төштән соң Минзәлә шәһәрендә җирлиләр.
ЗУР ЮГАЛТУ [ 03.02.2017 ]
2017 елның 3 февралендә иртән 7.30 сәгатьтә Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызы , артистка Әхмәтхәнова Эльмира Илфак кызы, фаҗигале төстә вафат булдылар. Артистларны озату 4 февраль көнне була. Вакытын һәм урынын өстәмә хәбәр итәрбез.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 31.01.2017 ]
31 январьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Гайфуллин Нәфис Наил улының туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 24.01.2017 ]
24 январьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИННУРОВ РАУШАН РИФАТ улының туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 23.01.2017 ]
23 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты ШӘЙМӘРДАНОВ РОБЕРТ ШӘЙХЕЛ УЛЫНЫҢ туган көне.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! [ 20.01.2017 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне олуг юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Минзәлә театры һәрчак Сезнең ярдәмне, Сезнең терәкне тоеп яши. Театр сәнгатен тирәнтен аңлаган, аны үз канаты астына алган җитәкче белән Минзәлә генә түгел, республиканың барча театрлары да горурлана. Бүген безнең коллектив Сезнең җиңел кул белән реставрацияләнгән бинада иҗат итә, яңа үрләр яулый.
Барлык игелеклерегез үзегезгә кайтсын, саулык – сәламәтлек телибез Сезгә, хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Гаиләгезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга, илебезгә иминлек теләп калабыз!
Бөек шәхес Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән чара [ 20.01.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш юлын тасвирлаган Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина авторлыгында “Минтимер Шәймиев. Биография продолжается...” документаль китабын тәкъдир итү кичәсе узды.