Хушлашу сүзе [ 22.03.2017 ]
2017 елның 21 мартында Минзәлә театры ветераны, Татарстан Республикасының атказанган артисты Мөслимә Гарифулла кызы Гарифуллина 92нче яшендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Иң театраль авылларның берсе [ 21.03.2017 ]
Актаныш җирлеге җырга – моңга, сәнгатькә һәвәс халык. Бүгенге көндә үзенең халык театры булган Киров авылының даны еракларга таралган. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының А.Коровкин әсәре буенча куелган “Түтиләр” сатирик комедиясен бик җылы кабул итте кировлылар – артистларыбызны оваияләргә, чәчәкләргә күмделәр. Ел саен “Идел –йорт”фестиваленә югары профессиональ дәрәҗәдә куелган әсәрләр белән чыгыш ясыйлар алар . Быел исә, әлеге фестиваль кысаларында, Киров авылы халык театры 29 мартта Минзәлә театры сәхнәсендә М.Фәйзинең “Ак калфак”драмасын күрсәтәчәк.
“Тантана” якынлаша [ 15.03.2017 ]
9-10 мартта С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Татарстан мәдәният министрлыгы юлламасы белән театр белгечләре Нияз Игъламов, Рауза Солтанова, Адилә Хәйбуллина, Зиннур Хөснияр, Гөлшат Низамова, Олеся Кренскаялар быелгы “Тантана” театраль премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләр : А Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясен, Г.Тукай әсәре буенча А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен, К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасын карадылар. Белгечләр үз фикерләрен уйнаган артистларга җиткереп, киңәшләре белән уртаклаштылар. Һәр елдагыча “Тантана” премиясе Халыкара театр көне – 27 мартта тапшырыла. Минзәлә театрының спектакльләре югары сыйфатлы – ниндидер номинациядә премия алырга бөтен шанслары да бар.
Алмаш гастрольләр [ 14.03.2017 ]
А.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры Минзәләдә ике балалар, ике зурлар спектаклен күрсәтте. Безнең театр исә Бөгелмәгә Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше” мистик драмасын, А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясен, О.Уайльдның “Йолдыз егет”әкиятен, А.Сәхәбетдинов инсценировкасында “Чуртан кушуы буенча” курчак әкиятен алып барды. Мондый алмаш гастрольләр башка театрлар белән дә оештырыла. Әлеге очракта исә Минзәләдә рус тамашачысының күп булуы да зур роль уйнагандыр – билетлар күпкә алдан сатылып бетте, кызыксыну көчле булды. Өлкән аудиториягә тәкъдим ителгән Жан Летразның “Ребенок напрокат”лирик комедиясен, Антон Финкның “Голубцы по объявлению” комедиясен минзәләлеләр рәхәтләнеп карады.
2017 елның 26-29 мартында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында зур бәйрәм! [ 07.03.2017 ]
“Идел-йорт”
дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының
XVII регионара фестиваль-конкурсының зональ туры уза
Минзәлә тамашачысы инде яратып өлгергән үзешчән артистларның чыгышын күрми калмагыз!
Халык театрларының XVII регионара “Идел-йорт” фестиваль- конкурсының зональ турына рәхим итегез! [ 03.03.2017 ]
2017 елның 26-29мартында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында “Идел-йорт” дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының XVII регионара фестиваль-конкурсының зональ туры узачак.
Катнашалар:
Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә районнары үзешчән халык театр коллективлары
Рәхим итегез!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 01.03.2017 ]
1 МАРТ көнне Татарстан Республикасының Халык артисты ВЕНЕРА ФӘЙЗҮЛӘХӘТ КЫЗЫ НИГМӘТУЛЛИНАНЫҢ туган көне
Ватанны саклаучылар көне белән! [ 22.02.2017 ]
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
Чын күңелдән Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, иң изге якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Сезгә җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Һәрвакыт нурлы булып күтәренке кәеф белән яшәгез.
Игътибар! Игътибар! [ 21.02.2017 ]
Хөрмәтле тамашачылар!
6 март көнне булачак А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе техник сәбәпләр аркасында 9 мартка күчерелә. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, алдан алынган билетлар белән сезне спектакльгә көтеп калабыз.
2017 елның 9 мартында 19.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе күрсәтелә. 12+
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-919-646-32-13, 3-29-37.
Спектакльгә рәхим итегез!
А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә театры Минзәләдә кунакта! [ 10.02.2017 ]