Премьера! [ 13.04.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узган атнада Югары Тәкермән авылында Эсфир Яһудин әсәре буенча театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган “Бер яшәп калыйк әле” комедиясенең премьерасын күрсәтте. Рольләрдә артистлар Раушания Галиуллина, Рания Җиһаншина, Руслан Әхмәтҗанов, Нәфис Гайфуллиннар. Авыл халкы әсәрне җылы кабул итте.Вакыйга 80нче елларда бара. Дүрт кешелек комедиядә тамашачының игътибарын җәлеп итү яшь артистларыбыз өчен кирәкле тәҗрибә.Көйләрне махсус ТРның атказанган сәнгатъ эшлеклесе Илгиз Закиров язды, рәссамы РФнең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгатъ эшлеклесе Валерий Яшкулов, биюләрне Гөлфәния Шәймәрданова куйды.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.04.2017 ]
9 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты БӘДРЕТДИНОВА ЧУЛПАН МӨНИР кызының туган көне.
Театр үз кошларын көтә [ 07.04.2017 ]
Язны, ай – һай, озак көттек шул. Ниһаятъ, кояш яктырак елмая, әкренләп карлар азая бара. Күңелләр җилкенгән шушы матур көннәрнең берсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының оста куллары – декораторлар Рәсүл Авзалов белән Фердинас Бәдриевларның сыерчык оялары ясап куйдылар – ишек алдындагы агачларга, склад түбәсенә элеп тә куйдылар. Берсеннән – берсе матур сигез сыерчык оясы ясадылар егетләр. Инде үзебезнең кошларыбызны көтәсе генә калды. Рәхим итегез, сез дә театрның зур гаиләсе әгъзалары булырсыз, кошкайлар!
Яр Чаллы татар дәүләт драма театры Минзәләдә кунакта! [ 06.04.2017 ]
“Нур”ның нуры [ 03.04.2017 ]
Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры Н.Гаетбаевның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга”музыкаль комедиясен сәхнәләштергән.Җитәкче кешенең сәхнәгә чыгып үз осталыкларын күрсәтүләре, һәрнәрсәгә вакыт таба алулары сокландырды.Рәйлә ролендә Энҗе Хәкимованың, Әмир ролендә Ринат Бәдретдиновларның уеннарына куанып утырдык.
Рифнур Кәбировның спектакль уйнарга алынуы, шәп итеп характер табып Хәйбулла ролендә әсәрнең азагына кадәр үз линиясен саклап кала алуы могҗиза кебек.Без бит аны җырчы буларак беләбез, ә аның ачылмаган киң мөмкинлекләре бар икән. Әхтәм ролендә Алмаз Хафизов сабыр холыклы, тыныч, һәр куелган бурычны гади генә оста башкаруы белән истә калды.
Саф татарча күлмәк – яулык, чигүле алъяпкычлар япкан Мәчтүрә апа – Фиразия Сафиуллина –нәзакәтле татар апасы.Режиссерлары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева үз эшенең остасы, җитмәсә, артистлык осталыгын да күрсәтте. Күңелләребезгә моңнар салдылар, җаныбызны ял иттерделәр минзәләлеләр. Яңа иҗат уңышлары сезгә!
Дүрт көнлек бәйрәм [ 03.04.2017 ]
Дөресен әйткәндә биш көнлек булырга тиеш иде, Сарман халык театры килә алмау сәбәпле, жюри аларга барып спектакльләрен карады, шулай да Минзәлә сәхнәсендә дүрт көн барган үзешчәннәр чыгышын 700 тамашачы карады.
Депутат – театрда [ 30.03.2017 ]
РФнең Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогинаның С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы белән очрашуы булды. “ 80 еллык юбилеегыз уңаеннан котлыйм. Сезнең театр турында күп җылы, яхшы фикерләр ишетәм.Шушы 80ел иҗади эшчәнлегегез дәвамында бер генә көнгә дә Минзәлә театры туктап тормаган, авыр сугыш елларында хатын – кыз артисткалар театрны саклап калган. Елга 200 – 250 спектакль уйныйсыз, дип беләм. Шушы көннәрдә “Тантана” премиясенә лаек булуыгыз уңаеннан котлыйм. Дәүләт Думасында турыдан – туры мәдәният өлкәсе буенча шөгыльләнмәсәм дә, сезнең проблемаларны тыңларга, мөмкин булганча ярдәм итәргә әзермен , үз сүземне җиткерергә тырышырмын. Тамашачы сезгә чиксез соклану эмоцияләрен алып килсен, биредә көчле спектакльләр куелсын, чөнки Минзәләдә олы йөрәкле, киң күңелле театр яши”, диде Әлфия Гомәровна.
Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, үз чиратында, бүгенге көндә театрның иң актуаль проблемаларын җиткерде. Бу –бинаның автоном җылыту системасын булдыру, сәхнәнең пожарга каршы җиһазларын алыштыру. Мондый кыйммәтле эшләрне театр үзе генә күтәрә алмавын ассызыклады.
ТРның халык артисты Р.М.Муллина хезмәт хакларының күптәннән артмавын, яшь артист Р.Зиннуров фатир мәсьәләсен , “Тантана” театраль премиясе дипломанты, артистка Д.Акматова социаль ипотеканың банклар тарафыннан зур процентта бирелүен әйтте, театрның баш режиссеры Д.М.Сәмерханов кече шәһәр театрлары проблемалары Россия күләмендә театр әһелләре берлеге линиясе буенча күтәрелә, диде , ТРның халык артисты В.Ф.Нигъмәтуллина меценатлыкны торгызу фикерен күтәрде.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов фатир алу буенча нинди программалар эшләгене белән таныштырды, очрашуга килгәне өчен Ә.Г.Когогинага рәхмәт җиткерде.
Җылы, матур очрашу сизелми дә үтеп китте. “Сезнең белән элемтәдә торырга, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә әзермен”,- диде Ә.Г.Когогина.
Зур җиңү [ 28.03.2017 ]
27 март – Халыкара театр көнендә , быел җиденче тапкыр Казанда, республика театрларының узган иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча “Танатана” театраль премияләрен тапшыру булды. Зур бәйрәм безнең театрга зур җиңүләр дә алып килде: Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенә нигезләнеп А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган һәм сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле “Елның иң яхшы балалар спектакле” номинациясендә җиңеп чыкты. Шунысы игтибарга лаек, әлеге номинация быел беренче тапкыр бирелә, әлеге премияне алу – икеләтә җиңү, дигән сүз.
Икенче бүләгебез – К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасындагы Каракүз роле өчен артистка Динара Акматовага махсус Диплом тапшырылды.
Артистларыбызга, театр коллективына зур бәя бирелде, безнең өчен бу зур шатлык һәм дәрәҗә.
Хөрмәтле коллегалар! [ 27.03.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйбыз!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 23.03.2017 ]
24 мартта Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИННУРОВ РӨСТӘМ ИЛҺАМ улының туган көне.