Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 05.05.2017 ]
6 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстаның халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты ХАФИЗ ХӘНИФ улы ХАММАТУЛЛИНның туган көне.
Хәйрия спектакле [ 05.05.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 4 майда
А. Коровкинның “Түтиләр”
хәйрия спектаклен күрсәтте.
Хәйрия спектакле [ 27.04.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 4 майда, 15.00 сәгатьтә
А. Коровкинның “Түтиләр”
сатирик комедиясе хәйрия спектаклен күрсәтә. Керү пенсия кенәгәләре буенча. Рәхим итегез!
Эльмира Галимованың иҗат кичәсендә [ 26.04.2017 ]
“Каракүз” музыкаль кыйссасының композиторы Эльмира Галимованың иҗат кичәсендә Каракүз ролен башкарган “Тантана” театраль премиясе дипломанты артистка Динара Акматова, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Ринат Бәдретдинов, артистлар Раушан Зиннуров, Индира Гайфуллиналар катнашты. Яшь композиторның киләчәге зур,алдагы эшләре өметле, Минзәлә театры белән элемтәләре өзелмәсен, дигән теләктә калабыз.
Тукай ае дәвам итә. [ 26.04.2017 ]
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан узган ел махсус сәхнәләштерелгән “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле, 24 апрельдә Балтач район үзәгендә 715 (!) баланы җыйды. Берсеннән – берсе ипле, чиста- пөхтә, тәрбияле нәни балтачлылар Тукайның шигырьләрен югары дәрәҗәдә сөйләп, тормышы һәм иҗаты буенча викторина сорауларына актив җавап биреп безне таң калдырдылар. Район мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, район администрациясе гастрольләребезне оештыруда зур ярдәм күрсәтте.
Татарстан халыклары съезды [ 24.04.2017 ]
22 апрель көнне Казанда Татарстан халыклары съезды үтте. Минзәлә муниципаль районы делигациясе составында С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрдәновта бар иде
Театр тормышы [ 24.04.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан ТРның халык артисты Хафиз Хамматуллин катнашында өч “аучы” Н.Перовның “Охотники на привале” картинасын “Татпотребсоюз” үткәргән зур чарада җанландырдылар.Бу картина Татарстан Президенты Р.М.Миннехановның да күңеленә хуш килгән, фотоларын үзенең инстаграмына куйган.
Уңышлы гастрольләр [ 20.04.2017 ]
14 апрельдә Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә, 19 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясен тамашачы бик яратып карады. Аеруча Яр Чаллы халкы кабат- кабат чакырып калды,алга таба чаллылыларны янәдән сөендерү мөмкинлеге булыр, дип ышанабыз.
Удмуртиянең Можга шәһәре дә 19 апрельдә“Түтиләр”не карап хозурланды.
Туры эфирда [ 18.04.2017 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Чулпан Бәдретдинова һәм “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров Яр Чаллы шәһәренең “Күңел” радиосында турыдан – туры эфирда радио тыңлаучылар белән аралашты.Кич С.Садыйкова исемендәге концертлар залында “А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе уйналу уңаеннан сүз күбрәк шул турыда барды.Артистлар үзләренең театрга килү тарихы, рольләре, режиссерлар хакында сөйләде, шалтыратучыларга җавап бирде.
Язгы өмә [ 17.04.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы 8 һәм 15 апрель көннәрендә үзләренә беркетелгән К.Маркс һәм М. Җәлил урамнарын, “Театральный” скверын җыештыру буенча өмәләр үткәрде. Безнең театр бу көннәрдә шау-гөр килеп торды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде. Кардан ачылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалап, себереп чүпләрдән арындырдык. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда әле безне тагын өмәләр көтә...