Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 02.06.2017 ]
2 июнь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИЛИЯ ХӨСӘИНОВАның туган көне.
81 иҗади сезон ябылды [ 26.05.2017 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 25 майда 81нче иҗади сезонын Эсфир Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле” комедиясенең премьерасы белән япты. Премьерада автор үзе, композитор Илгиз Закиров, рәссамы Валерий Яшкулов, режиссеры Дамир Сәмерханов катнашты. Театр директоры Роберт Шәймәрданов тәбрикләү сүзендә барлык тамашачыларны һәм килгән кунакларны сезон ябылу уңаеннан котлады, театрның алга таба планнары белән таныштырып үтте.
АНОНС!!! [ 24.05.2017 ]
1 июнь 2017 ел
Балаларны яклау көне уңаеннан
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
“Ничек баһадир булырга?” 0+
балалар өчен әкият
Башлана: 11.30 сәгатьтә
Билет бәясе:
Балаларга – 80 сум
Зурларга – 150 сум
Инвалид балаларга керү бушлай
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-960-081-53-70, 8-919-646-32-13.
Спектакльгә рәхим итегез!
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 19.05.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрдановның коллектив белән җитәкчелек итүенә 25 ел тулды! Хөрмәтле директорыбызны юбилей көне белән котлыйбыз, саулык - сәламәтлек, иминлек, хезмәтендә яңа уңышлар телибез!
Театр тормышы [ 16.05.2017 ]
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры А.Островский әсәре буенча “ Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасына репетицияләр башлады . Спектакльнең режиссеры - Башкортостан Республикасының Салават дәүләт башкорт драма театры баш режиссеры Зиннур Сөләйманов.
Иҗади сезонын ябу [ 16.05.2017 ]
2017 елның 25 маенда 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Э.Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле” комедиясенең премьерасы белән 81-нче иҗади сезонын яба.
Спектакльнең режиссеры Дамир Самерханов- Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Рәссамы Валерий Яшкулов – Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Композиторы Илгиз Закиров - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 16.05.2017 ]
16 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Мөдәрис улы Сәмерхановның туган көне
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 13.05.2017 ]
14 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ГАЙФУЛЛИНА ИНДИРА НАИЛ кызының туган көне.
ПРЕМЬЕРА!!! [ 13.05.2017 ]
9 май - Бөек Җиңү көне. [ 11.05.2017 ]
Тугызынчы май - искә алу көне дә , кайгы көне дә, Бөек Җиңү көне дә. Минзәлә шәһәрендә бәйрәм тантанасы Ленин исемендәге паркта үтте. Бу зур бәйрәмдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы ”Ленинград блокадасы” дип исемләнгән театральләштерелгән чыгыш белән катнашты. Артистларның тетрәндергеч уены күпләрнең күзләрен яшьләндерде.