Театр тормышыннан [ 16.09.2020 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры агымдагы сезонда федераль программа буенча ике спектакль планлаштырган иде. Шуларның чираттагысы, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” музыкаль комедиясенең премьерасы 1 октябрьдә булачак. Әсәр ТАССРның 100еллыгына багышлана, артистлар труппасы тулысынча катнаша. Режиссеры – Уфадан Зиннур Сөләйманов, рәссамы – Мәскәүдән Зилия Канчурина, композиторы – Уфадан Илшат Яхин, пластика буенча режиссер – Уфадан Чулпан Аскарова.
ТИЗДӘН!!!! ПРЕМЬЕРА!!! [ 16.09.2020 ]
1 октябрь 2020 ел 19.00 сәгатьтә
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында
ПРЕМЬЕРА!!!
ТАССРНЫҢ 100 еллыгына БАГЫШЛАНГАН
К.ТИНЧУРИН
“КАЗАН СӨЛГЕСЕ”
музыкаль комедия 12+
Сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!! [ 15.09.2020 ]
Хөрмәтле Зилия һәм Ильяс!
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
АНОНС!!! [ 10.09.2020 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры үзенең YouTube-каналында архив спектакльләрен күрсәтүен дәвам итә.
Минзәлә районы хезмәтчәннәренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды [ 10.09.2020 ]
Районыбызда республикабызның социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәр шактый.
Людмила Рыбакова- Минзәлә театрында [ 08.09.2020 ]
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең мәгариф,мәдәният,фән һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, безнең куратор Людмила Рыбакова Минзәлә театры эше белән танышты,иҗади труппа белән очрашты.
Мәдәният министрыннан Мактау граматолары [ 07.09.2020 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узган ел үзешчән коллективлар арасында театраль фестиваль уздырды.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.09.2020 ]
7 сентябрь көнне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы РАНИЯ ИЛДАР кызы ХАЛИМОВАның туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.09.2020 ]
7 сентябрь көнне Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты РӘЗИЛӘ МИРХӘТ кызы МУЛЛИНАНЫҢ туган көне.
Бөек Җиңүгә багышлап. [ 28.08.2020 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган Н.Анкиловның “Солдат хатыны” драмасы белән Минзәлә районы буйлап киң колачлы гастрольләрен башлап җибәрде. Югары Тәкермән авылындагы спектакль алдыннан театр директоры Роберт Шәймәрданов авыл халкына мөрәҗәгать итеп “Озакка сузылган чикләүләрдән соң иң беренче итеп үзебезнең Минзәлә районы тамашачысына хезмәт күрсәтәбез. Зур югалтулар хисабына бирелгән җиңү көнен онытырга хакыбыз юк” – диде. “Солдат хатыны “н Николаевка, Дәвек, Тауасты Байлар, Наратлы Кичү, Воровский, Хүҗәмәт авылы, Минзәлә шәһәре халкы караячак.