Шәһәр һәм авыл мәктәпләре, урта профессиональ уку йортлары директорлары, предприятие-оешма җитәкчеләре игътибарына! [ 19.09.2017 ]
2017 елның 14 октябрендә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка турнирын Минзәлә муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе "Юбилейный" бинасында уздыра.
Программада:
9.00 – 12.00 шахмат ярышлары
13.00 – 15.00 шашка ярышлары
Ярышлар ир–егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә уткәрелә.
Заявкалар кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 3-24-84.
Рәхим итегез!
НИҺАЯТЪ!!! [ 13.09.2017 ]
Бүген, 13 сентябрьдә, дөньякүләм танылган режиссер Сергей Потапов Минзәлә театрына аяк басты. Артистлар, хезмәткәрләр белән очрашу узды. “Мин иң төньяк төрки телле халык вәкиле, үземнең якыннарым янына килдем, дип хис итәм”- диде Сергей Станиславович. Иртәгәдән әзербайҗан авторы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” шигъри драмасына артистларга кастинг уздырыла. С.Потаповның Татарстанда бу беренче эше. “Татарстанның театраль дөньясына тәрәзә ачарга килдем”- диде режиссер.Амин, шулай булсын! Хәерле сәгатътә!
АНОНС!!! [ 12.09.2017 ]
28 сентябрь 2017 ел
18.30 сәгатьтә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Э.Ягудинның “Бер яшәп калыйк әле...” 12+
комедиясен күрсәтә
Билет бәясе: 200 сум
Билетлар таратучыларда һәм театр вахтасында
Белешмәләр өчен тел. 3-20-43, 8-960-081-53-70, 8-919-646-32-13, 3-29-37.
Спектакльгә рәхим итегез!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.09.2017 ]
7 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы РАНИЯ ИЛДАР кызы ХАЛИМОВАның туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.09.2017 ]
7 сентябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты РӘЗИЛӘ МИРХӘТ кызы МУЛЛИНАНЫҢ туган көне
АНОНС! [ 06.09.2017 ]
Арабыздан вакытсыз үлем тартып алган зур шәхес, остаз, талантлы артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә Минзәлә театры бу елдан башлап балалар театр фестивале уздырачак. А.Сәхәбетдинов исеме белән махсус Диплом булдырылды . Октябрь аенда ул сәхнәләштергән әкиятләр барысы да берничә көн дәвамында Минзәләдә күрсәтеләчәк. Фестиваль ике этапта - башта балалар бакчасы, башлангыч классларга А.Сәхәбетдинов сәхнәләштергән әкиятләр буенча иң яхшы рәсем һәм иң яхшы курчак урыннарда конкурс үткәрергә тәкъдим ителә. Икенче этапта сайлап алынган эшләр театр фойесында урнаштырыла. Алар арасыннан иң актив балалар бакчасы, башлангыч класслар яки аерым укучылар, балалар Диплом, истәлекле призлар, Минзәлә театрының балалар спектакльләренә еллык абонементы белән бүләкләнәчәк.
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире
Минзәлә театры яңалыклары [ 06.09.2017 ]
Республика театрлары соңгы вакытта Аяз Гыйләҗев әсәрләренә зур игътибар бирәләр. Бу тенденциядән Минзәлә театры да читтә калмады. Режиссер Дамир Сәмерханов классикның “Кара күзле кызлар”комедиясенә репетицияләрен башлады.
Яңа сезонга яңа планнар [ 21.08.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 15 августта эшкә чыккан көннән үк А.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) әсәренә репетицияләрен дәвам итте. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов, пластик күренешләрне куючы Чулпан Әскәрова артистлар белән бик тыгыз ритмда иҗат итәләр.
15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дөньякүләм танылган режиссер Сергей Потапов әзербайҗан классигы Гусейн Джавидның “Иблис”шигъри драмасы өстендә эшләячәк.Текстны русчадан татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте.Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәме белән куела.
Труппага Казан театраль училищесыннан һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгатъ колледжыннан Диләрә Кәримуллина, Ильмир Кашапов, Рафил Иркашев, Сөмбел Шәмсетдинова, Алия Жарковалар зшкә килде.
Яңа сезон октябрь азагында ачылачак.
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире
Альберт Әкъмәлетдин улы истәлегенә [ 09.08.2017 ]
2017 елның 8 августында С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Сәхәбетдинов Альберт Әкъмәлетдин улы мәңгелеккә арабыздан китте. А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 15 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән тәҗрибәле талантлы шәхес Минзәлә театрына эшкә 2014 елда килде һәм балалар репертуарына яңа сулыш ореп җибәрде. Драма театры эчендэ курчак театры туды: “Чуртан кушуы буенча” (“По - щучьему велению”) курчак спепктакле белән башланган иҗади эшчәнлеге тагын бик күп әкиятләргә юл ачты. Г. Остерның “Ничек баһадир булырга”, Р.Сәхәбетдинованың “Дүрт дус”, О.Уальдның “Йолдыз егет”, яңа ел әкиятләре - “Морозко”, “Кар кызы”, “Кыш бабайга хат”, Һәм ниһаять 2017 елда “Тантана” театраль премиясенә лаек булган Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле-театрның чын горурлыгы! Театрның яшь артистларына остаз, дус, барыбыз да тирән хөрмәт иткән Альберт Әкъмәлетдиновичның - вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы, олы югалту. А.Ә.Сәхәбетдиновның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Юбилеегыз белән котлыйбыз! [ 25.07.2017 ]
26 июль көнне Татарстанның халык артисты - РӨСТӘМ ХАН улы МУЛЛИНның юбилее.