Иблис образын сәхнәгә чыгарган Рөстәм Зиннуров: Үземнән үзем курка башлаган идем [ 16.10.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын сәхнәгә чыгарды.
Шахмат – шашка ярышлары узды. [ 16.10.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды.Җиңүчеләрнең исемнәре елдан – ел үзгәрми ,диярлек:
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 16.10.2017 ]
16 октябрьда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы ДИНАРА АБДУЛАБЕК кызы АКМАТОВАның туган көне.
Хәйрия спектакле [ 10.10.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көненә багышланган декада уңаеннан 9 октябрьдә Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында Э.Яһудин әсәре буенча куелган “Бер яшәп калыйк әле” хәйрия комедиясен күрсәтте. Шәһәрдә яшәүче башка өлкән яшьтәге кешеләр еш кына “Быел театрда спектакль күрсәтмиләр мени безгә?”-дип сораулар белән шалтыраттылар. Театрда бик тыгыз ритмда ике зур премьера чыгарылу сәбәпле, хәйрия спектакле Картлар йортында күрсәтелде.
Сергей Потапов: “Мин – кояш Алласының улы” [ 10.10.2017 ]
Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын маска” театраль премиясенә лаек булган танылган кино һәм театр режиссеры Сергей Потапов кайсы яктан карасаң да, уникаль режиссер. Шушы еллар эчендә ул дистәгә якын кино һәм берничә дистә театраль постановка эшләгән. Танылган режиссер ничек Минзәләгә килеп эләккән, аның эш стиле нинди, ни өчен туган телне онытырга ярамый, шушы һәм башка бик күп яңалыклар турында безнең интервьюдан белә аласыз.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 08.10.2017 ]
8 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Диләрә Хәмит кызы Каримуллинаның туган көне.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре [ 04.10.2017 ]
Хәтерлибез, сагынабыз сине, Эльмиракай! [ 25.09.2017 ]
Арабыздан вакытсыз китеп барган артистка Эльмира Илфак кызы Әхмәтхановага бүген 45 яшь тулган булыр иде.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 21.09.2017 ]
21 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинованың туган көне.