Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 13.12.2017 ]
13 декабрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Сөмбел Илшат кызы Шәмсетдинованың туган көне.
Юбилейга рәхим итегез! [ 11.12.2017 ]
22 декабрь 2017 ел 18.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинның юбилей кичәсе
Аншлаг белән узды [ 21.11.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының иң соңгы премьераларыннан берсе – А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) драмасы ,режиссеры Зиннур Сөләйманов, театр сәхнәсендә тагын бер кат аншлаг белән узды. Кайбер тамашачыларыбызга билетлар җитми дә калды.Бу атнаның җомгасында күрсәтеләчәк Х.Җәвитнең “Иблис”(“Дьявол”) трагедиясенә, режиссеры Сергей Потапов, билетлар шулай ук сатылып бетте.
“Һөнәр”гә җыенабыз
13 декабрьдә Казанда IX Бөтенроссия “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивалендә А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасы белән, режиссеры Зиннур Сөләйманов, Минзәлә театры Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Матурлык орлыгы җимешләре [ 20.11.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестивале үткәрү турында шәһәр һәм район җәмәгатъчелегенә мөрәҗәгатъ итеп , Минзәлә театры сәхнәсендә А.Сәхәбетдинов куйган әкиятләр буенча рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иде. Балалар театр сезоны 30 ноябрьдә ачыла, 1-2 декабрьдә дәвам итеп, 2 декабрь көнне барлык тапшырылган эшләр нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Театр гастрольләре [ 17.11.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры О.Уайльдның “Йолдыз егет”әкияте һәм А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе белән Татарстанның Иске Зәй посёлогы, Зәй шәһәре, Марий-Эл республикасының Йошкар –Ола, Звенигово шәһәрләреннән гастрольләрдән кайтты.
17 ноябрьдә А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) драмасы, 24 ноябрьдә Х.Җәвитнең “Иблис” (“Дьявол”) трагедиясе Минзәләдә күрсәтеләчәк. Спектакльләргә билетлар саны бик аз калды.
Минзәлә театрының яңа дуслык күперләре арта. [ 17.11.2017 ]
Урал аръягының үзәге булган Башкортостан Республикасының Сибай шәһәренә 14 сәгатьлек юлга очраклы гына чыгып китеп булмас иде.Россия Федерациясендә дүртенче ел рәттән уздырыла торган “Большие гастроли”дип исемләнгән федераль программа төрле регионнарда эшләүче театрларның бер – берсенә алмаш гастроль оештырып, иҗатлары белән уртаклашу, яңа тамашачы аудиториясен үзенә җәлеп итү максатыннан хөкүмәт тарафыннан финанслана – юл, гостиница расходларына акча бирелә.
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 08.11.2017 ]
Хөрмәтле Роберт Шәйхильевич!
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиягә лаек булуыгыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Киләчәктә Сезгә саулык – сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Котлыйбыз! [ 28.10.2017 ]
Татарстан Республикасының Президенты Указы нигезендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Галиуллина Раушания Раиф кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.
Игътибар!!! Сезон ачу тантанасы!!! [ 18.10.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында ике спектакль чыгарды. Шуларның берсе, А.Островский әсәре буенча режиссер Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасының премьерасы белән театр үзенең 82нче иҗат сезонын ачып җибәрә. Рәссам Валерий Яшкуловның күзаллавы нигезендә сәхнәдә 30(!) кубометр су белән чын бассейн!
Премьера алдыннан , гадәттәгечә, тантаналы өлеш – артистларыбызны узган сезон нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә бүләкләү, яшьләр белән таныштыру, иң актив тамашачыларны билгеләп үтү һәм башкалар.
Район Мәдәният сараенда барлык театр сөючеләрне 27 октябрьдә 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз!
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 17.10.2017 ]
17 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында балетмейстер булып эшләүче ГӨЛФӘНИЯ ХАРИС кызы ШӘЙМӘРДАНОВАның туган көне