КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 27.03.2018 ]
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне профессиональ бәйрәмебез – Халыкара театр көне белән кайнар котлыйбыз. Театр – ул хисләр, төсләр җыелмасыннан торган үзенчәлекле, серле бер дөнья.Коллективка иҗат бәхете гел юлдаш булсын, чөнки ул – безнең хезмәтебезнең алтын бөртеге.
Сезгә иҗади илһам, омтылышларыгызга биеклекләр, кайнар алкышлар, бетмәс дәрт-дәрман, яңа рольләр, тулы заллар булуын телибез
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 24.03.2018 ]
24 мартта Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИННУРОВ РӨСТӘМ ИЛҺАМ улының туган көне.
АНОНС!!! [ 14.03.2018 ]
2018 елның 28-31 мартында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында зур бәйрәм!
“Идел-йорт”
дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының
XVIII регионара фестиваль-конкурсының зональ туры уза
Минзәлә тамашачысы инде яратып өлгергән үзешчән артистларның чыгышын күрми калмагыз!
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 07.03.2018 ]
8 мартта Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Биктагирова Гөлназ Азат кызының туган көне.
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 07.03.2018 ]
Хөрмәтле Хатын – кызлар!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне ихлас күңелдән, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
Ике бәйрәмне – бергә [ 05.03.2018 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен кышкы сабантуй форматында “Лесной” чишмәсе буенда уздырды.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 01.03.2018 ]
1 март көнне Татарстан Республикасының Халык артисты ВЕНЕРА ФӘЙЗҮЛӘХӘТ КЫЗЫ НИГМӘТУЛЛИНАНЫҢ туган көне
Данлыклы Камал театры – Минзәләдә [ 26.02.2018 ]
Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры Минзәләдә бик сирәк кунак. Ел саен февраль аенда Яр Чаллы шәһәренә берничә көнлек гастрольләргә килсәләр дә, якын – тирәдәге кечкенә шәһәрләр мәхрүм калалар иде.
4 мартта 18.00 сәгатьтә, район Мәдәният сарае бинасында, мәшһүр театр, сатира остасы Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Килә ява, килә ява” комедиясен күрсәтә. Әсәрне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган. Спектакль афишасында Рамил Төхфәтуллин, Эмиль Талипов, Ирек Кашапов, Илнур Закиров, Айгөл Хәйруллина, Айгөл Шәкүрова исемнәре бар.
Барлык театр сөючеләр спектакльгә килми калмаслар, дип ышанабыз. Билетлар район Мәдәният сарае кассасында һәм Минзәлә театры администраторларында.
КОТЛЫЙБЫЗ!!! [ 22.02.2018 ]
ХӨРМӘТЛЕ ДУСЛАР!
Чын күңелдән Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, иң изге якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Сезгә җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Һәрвакыт нурлы булып күтәренке кәеф белән яшәгез.
АНОНС!!! [ 13.02.2018 ]
13 февраль 2018 ел 13.00 сәгатьтә
14 февраль 2018 ел 13.00 сәгатьтә
15 февраль 2018 ел 11.00 сәгатьтә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
А.Островский
“Яшенле яңгыр” (“Гроза”)
драма 12+
Билет бәясе: 300 сум
Билетлар театр кассасында сатыла
Белешмәләр өчен телефон:
касса 3-25-88
Спектакльгә рәхим итегез