Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 06.05.2018 ]
6 май көнне Татарстан Республикасының халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты ХАФИЗ ХӘНИФ улы ХАММАТУЛЛИНның туган көне.
Хәйрия спектакле! [ 23.04.2018 ]
Бөек Җиңү көне уңаеннан 5 май 15.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Эсфир Яһудин
“БЕР ЯШӘП КАЛЫЙК ӘЛЕ” 12+
музыкаль комедия
хәйрия спектаклен күрсәтә.
Керү пенсия кенәгәләре буенча. Рәхим итегез!
ПРЕМЬЕРА!!! [ 23.04.2018 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татардәүләт драма театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан аның моңарчы бер театрда да куелмаган “Кара күзле кызлар” музыкаль комедиясен (режиссер Дамир Сәмерханов) сәхнәләштерде.
Казандагы имтихан [ 16.04.2018 ]
Башкалабыз Казан шәһәренә гастрольләрен республиканың һәр театры имтихан тоту белән тиңли. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры иң уңышлы, иң шаулаган әсәрләре- Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе һәм А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасы белән К.Тинчурин исемендәге театр бинасында ике көн бик уңышлы чыгыш ясады.
Спектакльләрне караучы мәртәбәле шәхесләрдән Татарстан мәдәният министры урынбасары Э.Р.Камалова,шәһәрнең Киров районы хакимият башлыгы Д.Фәттахов, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы А.Абзалов, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим, театрлардан артистлар, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре, ТНВ каналы тележурналистлары,”Болгар” радиосы һәм башка кунаклар күп иде.”Иблис” спектакленә игътибар аеруча зур, “Яшенле яңгыр”ны узган елның декабрь аенда “Һөнәр” фестивалендә караучылар да бар иде.Фикерләр төрле, ләкин уңай якка тенденция көчлерәк, тамашачылар да, театр тәнкыйтьчеләре дә Минзәлә театрының нинди зур адымнар белән алга атлаганын әйтте. Имтиханын бик яхшы билгесенә бирде Минзәлә театры, яңа уңышлар юлдаш булсын!
Театр тормышы [ 9.04.2018 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Х.Җәвид "Иблис" һәм А.Островский "Яшенле яңгыр" спектаклләре белән Казан шәһәренә (9,10 апрель К.Тинчурин исемендәге театр) гастрольләргә китте
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.04.2018 ]
9 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты БӘДРЕТДИНОВА ЧУЛПАН МӨНИР кызының туган көне.
Театр тормышы [ 05.04.2018 ]
«Татар - информ» мәгълүмат агентлыгында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары һәм җитәкчелеге катнашында матбугат конференциясе узды.
Соклангыч уңышлар [ 28.03.2018 ]
Узган елгы иҗади эшләргә нәтиҗә ясалып,27 март , Халыкара театр көнендә Казанда “Тантана” театраль премияләре тапшырылды.
Матәм көне!!! [ 27.03.2018 ]
Хөрмәтле тамашачылар!
Кемерово шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле, 28 март, матәм (траур) көне. Шул сәбәпле, Актаныш районы Иске Сәфәр халык театры коллективының Ш. Хөсәенов " Әниемнен ак күлмәге" спектакле 31 мартка 18.00 сәг. күчерелә. 28 март көненә сатып алынган билетлар үз көчендә кала. 31 мартта сезне көтеп калабыз!!!
Уфа гастрольләре [ 27.03.2018 ]
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театры 22, 23 мартта Башкортостан Республикасының башкаласыУфа шәһәрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры бинасында Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе һәм А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасы белән гастрольләрдә булды.