Хәйрия спектакле [ 26.09.2018 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көненә багышланган декада уңаеннан хәйрия спектакле күрсәтә
Бәйрәмгә рәхим итегез!!! [ 26.09.2018 ]
5 октябрьдә 18.00 сәгатътә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 83 нче иҗади сезонын ача.
Программада:
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 21.09.2018 ]
21 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинованың туган көне.
Фестивальдән кайттык [ 19.09.2018 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә узган II Халыкара Каспий яны илләре фестиваленнән кайтты.
13 сентябрь көнне Минзәлә театры Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән фестивальне ачып җибәрде. Фестивальдә Ираннан, Төрекманстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнашты.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 26.07.2018 ]
26 июль көнне Татарстанның халык артисты - РӨСТӘМ ХАН улы МУЛЛИНның туган көне.
Репетицияләр бара [ 05.07.2018 ]
Минзәлә театрында Н.В.Гогольнең “Ревезор” комедиясенә репетицияләр башланды. Әсәрнең режиссеры – Башкортостаннан Зиннур Сөләйманов биредә өченче әсәрен чыгара (А.Коровкин “”Түтиләр”, А.Островский “Яшенле яңгыр”). Рәссамы Уфадан Альберт Нестеров, композиторы – Ришат Сагитов, пластика буенча режиссеры – Башкортостанның атказанган артисткасы Чулпан Аскарова.
Фестивальгә чакыру килде. [ 04.07.2018 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 13-16 сентябрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә узачак II Халыкара Каспий яны илләре фестивалендә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән катнашырга чакыру алды. ФестивальМангыштау (Мангистауский) өлкәсенең музыкаль – драматик театры бинасында барачак . Ул Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринга тантаналы төстә һәйкәл ачылу белән башланып китәчәк. Фестивальдә Ираннан, Төрекманстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнаша.
Федераль программа җимешләре [ 03.07.2018 ]
“Бердәм Россия” партиясенең матди ярдәме белән яңа сезонга Минзәлә театры дүрт премьера әзерли. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Н.В.Гогольнең “Ревизор” әсәрләре буенча репетицияләр һәм әзерлек эшләре җәйге ялларга кадәр үк башланды. “Ревизор”ның режиссеры – Башкортостаннан Зиннур Сөләйманов Минзәләдә өченче әсәрен чыгара. Рәссамы – Уфадан Альберт Нестеров, шулай ук “Алтын битлек” иясе.
Волгоград курчак театры режиссеры Виктор Колядич кеше биеклегендә курчаклар (ростовые куклы) белән спектакль чыгарачак.
Дүртенче әсәр – Михаил Башкировның “Салкын кын” дигән эпик трагедиясен тагын бер “Алтын битлек” иясе, “Иблис”не куйган режиссер Сергей Потапов сәхнәләштерәчәк.
Барлык әсәрләр дә яңа 83нче иҗади сезонда – көзгә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
Репетицияләр узды. [ 02.07.2018 ]
Театрда Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча репетицияләр үткәрде. Режиссер сүзләренчә, классик әсәр яңача яңгырашта булачак .Б.Колаев ГИТИСның актерлык һәм режиссерлык курсларын бетергән,Марк Захаровның укучысы. Рәссамы –театрның баш рәссамы, РФнең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Композиторы –Хакасия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Чебодаев. Пластика буенча режиссер – РФнең “Алтын битлек”милли театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батуллин.
Минзәлә театры барыбер батыр калды [ 25.06.2018 ]
Республика театрларының унберенче тапкыр Сабантуйлары узды. Быел ул Әтнә районы җирлегендә үткәрелде.