Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 31.01.2019 ]
31 январьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Гайфуллин Нәфис Наил улының туган көне.
Хөрмәтле Раушан һәм Сөмбел! [ 29.01.2019 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән никахыгыз уңаеннан тәбрик итәбез. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет - шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 24.01.2019 ]
24 январьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИННУРОВ РАУШАН РИФАТ улының туган көне.
Хөрмәтле артистыбы юбилее [ 23.01.2019 ]
Соңгы елларда Минзәлә театры ерак җирләргә фестивальләргә, гастрольләргә еш йөри. Кайда гына булсак та без Минзәләнең исемен танытабыз. Кечкенә генә шәһәрдә инде 83 ел иҗат иткән театрның даны еракларга җитте.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 23.01.2019 ]
23 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәне Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрдановның туган көне.
Тирән кайгы [ 17.01.2019 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы, артистлар труппасы Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты, милләтебезнең йөзек кашы, легендар шәхес, татар халкының горурлыгы, меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров вафат булуы сәбәпле туганнарының, якыннарының, авыр кайгысын уртаклаша.
Олуг артистыбызның авыр туфрагы җиңел булсын, Илһам Шакиров турында якты истәлекләр күңелләрдә мәңге сакланыр.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 16.01.2019 ]
16 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, "Тантана" театраль премиясе лауреаты - ЗАКИРОВ ИЛЬЯС ГӨМӘР улының туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 07.01.2019 ]
7 январьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Алия Мөнәвир кызы Жаркованың туган көне.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 01.01.2019 ]
1 НЧЕ ГЫЙНВАРДА Татарстан Республикасының атказанган артисты ИСРАФИЛОВ ӘХНӘФ МУЛЛАГАЛИ улының туган көне.
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН! [ 29.12.2018 ]
КАДЕРЛЕ ДУСЛАР, КОЛЛЕГАЛАР!!!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйбыз. Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык – сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык – сөенечләр , чиксез уңышлар алып килсен. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.