Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 09.04.2019 ]
9 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты БӘДРЕТДИНОВА ЧУЛПАН МӨНИР кызының туган көне.
Язилә Ильясова "Тантана" премиясе лауреаты [ 28.03.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Язилә Ильясова, М.Башкировның “Салкын кын” спектаклендә Куаныч роле өчен «Тантана» Республика премиясенең “Дебют” номинациясендә җиңеп чыкты. Котлыйбыз!
Хөрмәтле , коллегалар, иҗатташларыбыз! [ 27.03.2019 ]
Сезне чын куңелебездән Халыкара театр көне белән тәбрик итәбез!
ЯЗГЫ КАНИКУЛ КӨННӘРЕНДӘ СПЕКТАКЛЬГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!!! [ 25.03.2019 ]
31 март 11.00 сәгатьтә
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры яшь тамашачыларны һәм аларның әти - әниләрен курчак спектакленә чакыра
"Тапкыр Кәҗә турында әкият»
Г. Тукай әсәре буенча 0+
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 24.03.2019 ]
24 мартта Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИННУРОВ РӨСТӘМ ИЛҺАМ улының туган көне.
Зур югалту [ 20.03.2019 ]
Татар театры сәнгате зур югалту кичерә - 72 нче яшендә Минзәлә татар дәүләт театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Хан улы Муллин вафат булды.
Театрда- үзешчәннәр бәйрәме [ 19.03.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры зонасына караган “Идел-Йорт” үзешчән театрлар фестивале башланып китте. Фестиваль хәзер танылган шәхес Шамил Зиннуров исемен йөртә, быел ул республикада 19нчы тапкыр уздырыла.
Хөрмәтле Зөлфирә һәм Ренат! [ 15.03.2019 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән никахыгыз уңаеннан тәбрик итәбез. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет - шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.
Хөрмәтле Илмир һәм Айгөл! [ 14.03.2019 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән никахыгыз уңаеннан тәбрик итәбез. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет - шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.
АНОНС!!! [ 13.03.2019 ]
2019 елның 18 - 19 мартында Ш.Зиннуров исемендәге “Идел-Йорт”үзешчән театр коллективларының XIX регионара конкурсы уза.
Минзәлә тамашачысы инде яратып өлгергән үзешчән артистларның чыгышын күрми калмагыз!