Театр тормышы [ 30.05.2019 ]
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаенннан, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Умырзая” реабилитация үзәгендә “Шаян Гарәфи” хәйрия курчак спектаклен күрсәтә.
Җиңү паркында, бәйрәм уңаеннан уздырылган чаралар кысасында театр артистлары Рөстәм Зиннуров һәм Раушан Зиннуровлар балалар белән анимация уздыралар . Сценарий авторы –XVI театр фестивале лауреаты, артист Рөстәм Зиннуров.
Фестивальгә барабыз. [ 21.05.2019 ]
4 июньдә, Казанның К.Тинчурин исемендәге театры бинасында XIV Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале кысаларында безнең театр М.Башкировның “Салкын Кын” трагедиясе белән чыгыш ясаячак.Фестивальдә Кыргызстаннан, Башкортостанннан, Чуваш Республикасыннан, Әзербайҗаннан, Румыниядән, Саха Республикасыннан, Дагестаннан һәм Татарстан театрлары катнаша.
Яңа әсәргә алындык [ 21.05.2019 ]
Форумда катнашалар [ 14.05.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма артистлары Рания Җиһаншина, Рөстәм Зиннуров, Раушан Зиннуров, Сөмбел Шәмсетдиновалар бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә III Межрегиональ “Рабочая лошадка” дип исемләнгән театраль –белем бирү форумында катнаша. Форум программасында иҗади очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, Яр Чаллы дәүләт курчак театры спектакльләрен карау, секцияләр буенча шөгыльләнү планлаштырылган.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 14.05.2019 ]
14 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ГАЙФУЛЛИНА ИНДИРА НАИЛ кызының туган көне.
Җиңү көне белән!!! [ 08.05.2019 ]
Хөрмәтле коллегалар,
ветераннар, тыл хезмәткәрләре!
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйбыз!
Театр фестивале бизәкләре [ 06.05.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрданов идеясе буенча РФдә “2019 ел –Театр елы” дип игълан ителү уңаеннан Минзәлә районы балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары , шәһәр оешмалары коллективлары арасында театраль фестиваль старт алды .
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 06.05.2019 ]
6 май көнне Татарстан Республикасының халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты ХАФИЗ ХӘНИФ улы ХАММАТУЛЛИНның туган көне.
Минзәлә шәһәре балалар бакчалары арасында "Театр фестивале"нең йомгаклау турына рәхим итегез! [ 24.04.2019 ]
29,30 апрель 2019 ел
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Минзәлә шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында "Театр фестивале"нең йомгаклау турын үткәрә
Хәйрия спектакле [ 19.04.2019 ]
Бөек Җиңү көне уңаеннан 6 май 15.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Эсфир Яһудин
“БЕР ЯШӘП КАЛЫЙК ӘЛЕ” 12+
музыкаль комедия
хәйрия спектаклен күрсәтә.
Керү пенсия кенәгәләре буенча.
Рәхим итегез!