Гастрольләр [ 05.12.2019 ]
Республиканың Зәй, Җәлил,Нурлат,Чирмешән, Лениногорск, Баулы, Урыссу, Азнакай район үзәкләрендә Гофманның “Щелкунчик”әкияте, А.Коровкинның “Түтиләр” комедиясе белән өзлексез сигез көнлек гастрольләрдә йөреп кайттык. Көндез – балалар өчен әкият, кичен комедия күрсәттек.Тамашачы яратып, канәгать булып калды.Социаль челтәрләрдә уңай фикерләрен яздылар.
Хәйрия спектакле [ 04.12.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
Инвалидлар көненә багышланган декада уңаеннан хәйрия спектакле күрсәтә
10 декабрь 14.00 сәг.
М.Шамхалов
"Кайнана"
музыкаль комедия 12+
Зур югалту [ 03.12.2019 ]
Татар театр дөньясы зур югалту кичерә.
Бүген, 3 декабрьдә, 76 яшендә Кәрим Тинчурин театры актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы вафат булды.
Юбилейга рәхим итегез! [ 28.11.2019 ]
13 декабрь 18.00 сәг.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында
Татарстанның халык артисткасы, "Тантана" театраль премиясе лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины
ВЕНЕРА НИГЪМӘТУЛЛИНАның
"Яшәү- бер мизгел" дип исемләнгән юбилей кичәсе 12+
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры "Һөнәр" Бөтенроссия театр фестивалендә катнашачак. [ 21.11.2019 ]
6-11 декабрьдә Казан шәһәрендә XI "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы театр фестивале үтәчәк.
Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез! [ 20.11.2019 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәменә оешмалардан заявкалар кабул итә.
Белешмәләр өчен телефоннар : 3-20-43, 8-937-571-73-11
УРЫННАР АЛЫП КАЛЫРГА АШЫГЫГЫЗ!
Театр тормышы [ 20.11.2019 ]
Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Татарстан Республикасы районнары буенча гастрольләре башланды
Сәхнәдә – “Кайту” [ 15.11.2019 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “”Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты буенча чыгарылачак 2019 елның чираттагы премьерасын – Зиннур Хөсниярның “Кайту” әсәрен сәхнәләштерә.
Людмила Рыбакова - Минзәлә театрында [ 15.11.2019 ]
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең мәгариф,мәдәният,фән һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Людмила Рыбакова Минзәлә театры эше белән танышты.
Театр тормышы [ 14.11.2019 ]
Бүген С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына Мөслим районының Тат. Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары экскурсиягә килделәр. Экскурсия вакытында алар театр музеенда булдылар, костюм, реквизит цехлары, сәнгать-бизәү остаханәсе белән таныштылар. Театр артистлары укучылар өчен мастер класс үткәрделәр һәм театрның эчке тормышы белән таныштырдылар.