![]() 27 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында У. Шекспир әсәре буенча сәхнәләштерелгән «МАКБЕТ» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры - Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Премьерага Республикабыз театрларыннан мәртәбәле кунаклар килде . Алар арасында Әлмәт татар дәүләт театры директоры Ф.Б. Исмәгыйлова, баш режиссеры И. Г. Гәрәев, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Л.И. Зәйнуллин, театр тәнкыйтьчесе Н.Р. Игъламов та бар иде . Спектакльдән соң актерлар белән әңгәмә узды. |
--- | 30.11.2020 |