![]() Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең мәгариф,мәдәният,фән һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, безнең куратор Людмила Рыбакова Минзәлә театры эше белән танышты,иҗади труппа белән очрашты. Театр буйлап олы кунакны Минзәлә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм театр директоры Роберт Шәймәрданов таныштырып йөрде. ”Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы буенча соңгы дүрт елда Минзәлә театрында 11 спектакль куелган, кыйммәтле сәхнә җиһазлары , гастрольләргә чыгар өчен” Форд-Транзит” микроавтобусы алынган. Л.Рыбакова “Бердәм Россия” партиясенең грантлар бирүен алдагы елларда да дәвам итәчәген әйтте. Бүгенге көндә театр труппасы федераль проект буенча планлаштырылган К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” әсәренә репетицияләрне башлап җибәрде ,режиссеры – Зиннур Сөләйманов. Очраклы рәвештә шулай туры килде ки – Минзәлә театрының ике артисты – ТРның халык артисткасы Рәзилә Муллина һәм артистка Рания Җиһаншиналарның туган көннәре иде. Людмила Рыбакова аларга котлау сүзләре әйтеп, гөлләр бүләк итте. Спектакльгә репетицияләрне карап, кураторыбыз коллектив белән саубуллашты. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 08.09.2020 |