![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры артистлары Илсинә Миннемуллина, Рания Җиһаншина, Чулпан Бәдретдинова, Гүзәл Хамматуллиналар УЕН ФЕСТ (Uen Fest) проекты кысаларында балалар белән татар халкының кызыклы уеннарын оештырды. Уеннар театр янында, ачык һавада үтте. Киләсе атнада тагын бер төркем артистлар Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында уеннар уздырачак, вакытын алдан хәбәр итәрбез. Ата- аналарны һәм балаларны көтеп калабыз. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 13.08.2020 |