![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйбыз! Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз. Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, батырларыбыз беркайчан онытылмас. Бүгенге матур тормышта Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек теләп калабыз. Җиңү бәйрәме котлы булсын! |
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы | 09.05.2020 |