![]()
Т.Кулов Казанның театраль училищесында укыган,Мәскәүдә Б.Щукин исемендәге театр институтында Леонид Хейфец курсын 2013 елда тәмамлаган. Минзәлә театры белән танышу вакытында : “Мин мистикага ышанам. Бүген Чынгыз Торекулович Айтматов әсәрен Тимур Кулов сәхнәгә куярга алына, рәссамы- Валерий Яшкулов, шулай итеп, өч “кул”лап тотынган эшнең уңышлы булуына ышанам”,- диде режиссер.”Гомумән, хәзер кискен үзгәрешләрләр заманы, 2020нче елда яшибез. Ч.Айтматовның “Җәмилә” повесте аның иҗатында , шулай ук, кискен борылышлар ясаган . Чөнки ул,үз заманында ,Кыргызстанда традицияләргә каршы баручы әсәр дип табыла. Мәскәүдә “Новый мир”да рус телендә басылып чыкканнан соң авторга танылу китерә, француз теленә һәм башка күп телләргә тәрҗемә ителә”. Повестьне татар телендә Миркасыйм Госманов тәрҗемәсендә укыдык, инсценировкасын режиссер Тимур Кулов үзе язды.”Җәмилә” нең премьерасы апрель азагына планлаштырылган. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 31.01.2020 |