Яңалыклар

"ТЕАТР ГАМЕ"

Без, тамашачылар, «театр» дигән сүзне ишеткәч, иң, беренче чиратта, артистлар уенын, режиссерның, теге яки бу әсәрне ничек итеп куюын күз алдыбызга китерәбез. Ә бит сәхнәдәге тиешле тәртип, тамашачының, теге яки бу әсәрне ничек кабул итүе, сәхне артындагы тәртипнең, нинди булуыннан да тора. Театрга килгән халык чын мәгънәсендә ял итеп, рухланып китә икән, бу инде монда хакимлек иткән, без күрмәгән рухи атмосферага бәйле. Бу җәһәттән театр директорының, иҗат коллективы белән мөнәсәбәте зур роль уйный. Минем исә әлеге язмада С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов эшчәнлегенә тукталасым килә. Ул - үз хезмәтене бик тугрылыклы шәхес.
 Роберт Шәйхел улы 1963 елны Мөслим районы, Татар Шураны авылында деньяга килә. Алабуга мәдәният-агарту училищесын, 1989 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Аннан соң, Татарстан Мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла, ә 1992 елда Минзәлә драма театрының, директоры итеп билгеләнә. Гаять болгавыр чорга әлеге ул. Минзәләдә аны ничәмә-ничә еллардан бирле ремонтланып бетмәгән театр бинасы каршы ала. Өлкәннәр пенсиягә киткән, коллектив гаять чуар. Менә шул вакытта аның, яшьлек энергиясе, дәрте, инициативасы, үжәтлеге жиңеп чыга. Бары тик 1993 елда гына аның, тырышлыгы нәтижәсендә театр яңа 5 автомобиль, музыкаль узек, агач эшкәртү станогы, радиовидеоаппаратура һ.б. кирәкле электр тауарлары белән баетыла. Соңрак Президент ярдәме белән бина тезекләндерелә, төрле яктан яшьләр килә, сүнер-сүнмәс иҗат ялкыны яңадан кабынып китә, театр яңа сулыш белән яши башлый. Р.Шәймәрдановны Минзәлә халкы да үз итә, ул хәтта район Советына депутат итеп тә сайлана. Хуҗалык эшләренә hәвәc бу җитәкче, шул ук вакытта, театрның иҗади йөзе турында да кайгыртып,алгы планга артистлар манфәгатен куя, аларны эш, рольләр белән тәэмин итү хәстарен кура, драматургларыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.
Минзеәлә театрына күбрәк күчмә шартларда эшләргә туры килә. Шул сәбәпле, ул туктаусыз юлда. Бу мәсьәлә директорны нык борчый. Гастрольләр оештыруны ул һәрвакыт күз уңында тота. Республикабызда әлеге театр труппасы булмаган район юктыр да. Алай гына да түгел, үзенең иң яхшы спектакльләре белән ул Русия өлкәләренә де чыга. Мәсәлән, Р.Шәймәрданов тырышлыгы нәтиҗәсендә коллектив Себердә генә дә 5 тапкыр булып кайтты. Шулай ук ул Пермь краенда, Свердловски, Киров өлкәсендә, Мари Илендә, Башкортстанда, Удмуртиядә һәм башка республикаларда узенең, спектакльләрен күрсәтә. Театр К.Тинчурин исемендәге театр фестивалендә катнашып, анда да призлы урыннар яулый. 2005 елда Г.Исхакыйнын «Сөннәтче бабай» спектакле Казанда узган «Нәурүз» фестивалендә катнашып аерым дипломга лаек булды. Тагы шунысы да игътибарга лаек, шактый еллар театрның баш режиссеры юк иде, шул сәбәпле, бу вазифаны кайгырту да Роберт өстенә төште. Спектакльләрне ул читтән чакырылган режиссерлар ярдәмендә куйдырды. Моның исә үз кыенлыклары, үз мәшәкатьләре шактый күп була. Бүген инде театрның үз баш режиссеры бар. Ул - Дамир Сәмерханов. Аның тарафыннан куелган «Мулла» (Т.Миңнуллин), «Ташкын» (Т.,Җужәноглы) спектакльлерен тамашачы яратып кабул итте.
Роберт Шәйхел улы театрга эшкә килгәндә мондагы проблемалар чыннан да, чиктән ашкан була. 1993 елгы бер әңгәмәсендә ул бу турыда болай ди:
«Нинди авыр эшкә алынуымны алдан ук белеп килдем, шуңа күрә кыенлыкларга әзер идем. Алай да, кайбер проблемаларны санап китсәм, Минзәлә театрының хәлен үзегез дә күз алдына китерерсез. Иң элек - бина мәсьәләсе. Анда берничә ел реттән реставрация бара. Элегрәк бүлеп бирелгән акчаның бүген кадере бетеп килә, ә эшнең ахыры күренми әле. Гомумән, театр составы Чаллыга күчәчәк, дигән шаукым белән Минзәлә театры бетүгә йөз тоткан булган. Матди база какшаган. Техника, цехлар таушалган. Юлдан кайтып керми торган театрда нибары бер автобус. Театрның, иҗади ягына суга торган авырлыклар да җитәрлек. Бүгенге көндә 10 лап төп кадрыбыз җитешми: баш режиссер, баш администратор, баш механик, музыка бүлеге мөдире, әдәбият булеге мөдире, баш рәссам һәм башка һөнәрләр буенча кадрлар. Дөрес, кадрлар туплау эше җайга салына башлады инде.
-    Замана буталчык, һәркайда кыйммәтчелек. Шушы болгавыр чорда иҗатыгыз халыкка барып ирешә аламы?
-    әйе, заманасы авыр, театры да катлаулы: ел әйләнәсендә юлдан кайтып кермибез. План дигән нәрсә дә бар бит әле. Әйтик, спектакль планы (елына 300), тамашачы планы, касса планы... Ә планнарны арттырып үтибез, дип мактану бүген модада булмаса да, бер-ике сан китерим: узган ел тамашачы планын 130 процентка, керем планын 200 процентка үтәдек.
-    Димәк, Минзәлә театры тамашаларына халык ишелеп йери дигән сүз?
-    Аллага шекер, бу яктан һич тә зарланырлык түгел. Әле менә өр-яңа тәэсирләр - февральдә Удмуртиядә йөрдек. Ижау шаһәренең, мең кешелек мәһабәт «Иж-маш» мәдәният сарае 6 көн буена халык белән шыгрым тупы булды. Можга, Сарапулда да әйбәт кенә уздык. Бу гастрольләрне Татарстан һәм Удмуртия хөкүмәтләре үзара кул куйган хезметтәшлек килешүенең гамәлгә аша башлавы дип бәяләргә була. Беренче спектакльгә Удмуртия мәдәният министры урынбасары килгән иде. Зал тулы халыкның безне алкышлавын күреп, ул гажәпләнүен яшерә алмады: «Нинди халык сез, татарлар? Үз сәнгатеңне яратырга сездән өйрәнерлек»; — дип куйды. Чыннан да, шундый игелекле тамашачы белән очрашып, ничек канатланмыйсың? Әнә шулай, барган бер җирдә дуслар табып, рухланып кайтабыз».
Менә шулай чын күңелдән ачыктан-ачык сөйләшү. Әйе, җиңелдән түгел театрның хәле, тик өмет дигән нәрсе яшь җитәкчегә алдагы көннәргә матур планнар корырга мөмкинлек бирә. Күренеп тора - кыйбласы - сангать, сәхнә, изгелек. Театрның киләчәге матур булсын өчен үткәннәрнең кадерен белү зарур. Шунлыктан бу юнәлештә беренче адым Минзәлә Татар дәүләт драма театрына аның беренче директоры hәм баш режиссеры, ГТукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сабир Өметбаев исемен бирүдән башлана (1996 ел). Шулай ук Сабир Өметбаев исемендеге премия де булдырыла.
Әйе, Сабир Өметбаев шәхесенә карата игътибар бүген дә артистлар күңелендә якты һәм кадерле истәлек булып саклана. Шушы елларда Минзәлә театры янында яңа аллея ачылды, театр фойесында С-Өметбаевның бюсты, үзәктә исә Минзәләнең шөһрәтен арттырган режиссерга һәйкәл дә куелды. Бу вакыйганы Роберт әфәнде горурланып, чын күңелдән кабул итте. Гомумән, ул һәp нәрсәне, һәp адымны зур вакыйга буларак кабул итә белә. Менә 1995 елда театр беренче тапкыр Себергә гастроль сәфәре оештыра. Шул уңайдан аның «Минзәлә» гәзитендә әйткән сүзләренә игътибар итик: «Безнең театр Себердә бөтенләй булмаган, соңгы тапкыр Свердловскига да моннан 20 еллар элек барган. Элемтәләрне яңартасы, театр эшчәнлегенең географиясен тагын да киңәйтәсе килде. Шуңа да оештыру эшләре белән иң элек узем барган идем. Безнең театрның Төмәндәге мәдәни үзәк белән элемтәсе бар иде. Туп-туры шунда киттем. Ачык каршыладылар. Әмма шикләнүләрен дэ белдерделәр. Ул якларда Татарстан җырчылары, артистлары бик сирәк була икән. Ә безнең театрны бигүк белмиләр дә.
Иң элек бер генә спектакль белән барырга булдык. «Мәхәббәт яңгыры» эшләнеше, эчтәлеге ягыннан әйбәт кенә спектакль бит. Шуңа аны алдык. Бару, йөру нык кыенлыклар тудырмады. Чөнки оештыручылар безне олылап каршылады, кадер-хөрмәт күрсәтте. Шушы спектакльне шәһәрде куйдык, Тубылга кадәр барып життек. Спектакльне җылы кабул иттеләр. Алга таба да планнар зурдан. Себернең, тагын да эченәрәк керергә, Нефтеюгански һәм башка шәһәрләрдә үзебезне күрсәтергә исәп.
-    1996 елга тагын нинди планнарыгыз бар?
-    Мәдәният министрлыгыннан кызыклы гына тәкъдим керде. Мәскәүде Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллегенең гастрольләргә чакыру килде. Шуның, буенча якынча сөйләшү булды. Мәскәүгә дә безнең театр соңгы тапкыр 1957 елда барган булган. Мәскәү татарлары алдында имтихан тотарлык спектакльләр әзерләрбез, дип уйлыйм? Аллага шөкер, тезелеш эшләре дә әйбәт бара. Ноябрь аенда бинаның административ өлешен эшләп бетерә алсак, яңа елның беренче айларында тантаналы рәвештә ача алырбыз, дип өметләнеп торабыз.
Шунысын да айтеп үтәргә кирәк, әле бу төп бинадан тыш, 10 машинага исәпләнгән гараж, сәнгать һәм тегү цехлары булган бина, театр хезметкэрлэре ечен торак йорт тезелеп киле».
Менә тагы 2 ел вакыт уза... Үзенең тагы бер әңгәмәсендә Роберт әфәнде театрның эшчәнлеге турында мондый мәгълүмат бирә: «1999 елның I кварталы нда 80 спектакль күрсәтелгән, һәркайсы - юл белән бәйле. Уйлап карагыз әле, 92 көннең 80 көнендә спектакль. Бу, билгеле, үз сәхнебез юклыктан килеп чыккан нәрсә, hәp көнне - еракмы, якынмы -артистлар авылларга юл тотарга мәҗбүр, дигән сүз. Спектакльнең сыйфаты күп очракта менә шуңа да бәйле».
Әгер мин Роберт Шәймәрдановны башка урында күрсәм, һичшиксез, мәктәп директоры, дип уйлар идем. Чөнки аның сөйләшүендә, үз-үзен тотышында әдәп, тәрбия сизелеп тора. Бу сыйфатлар театр өчен репертуар сайлаганда да үзен сиздере, күрәсең- Коллективный классик язучыбыз Гаяз Исхакый иҗатына ныклап торып мөрәҗәгать итүе шуны раслый кебек.
Бу урында шунысын да искәртик, нәкъ менә Г.Исхакый иҗатын киң пропагандалап, аның «Сөннәтче бабай»һәм «Остазбикә» әсәрләрен сәхнәләштергән театр коллективы 2005 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды. өстевенә кече шәһәp театрларының Мәскәүдә уздырылган VI фестивалендә Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектакле янә диплом белән буләкләнде.
Әлеге уңышлар, билгеле, театр директоры Роберт Шәймәрдановның оештыру сәләтенә, аның тынгысызлыгына турыдан-туры бәйле. Ул Атаман эзләнә, яна, көя, Сабир Өметбаевның иҗади рухын дәвам итә.

"Мәдәни җомга" 1 февраль 2013 ел №5
Дания ГЫЙМРАНОВА,
театр белгече.




 


 

--- | 06.06.2013
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру