Яңалыклар

“Кайнана”гыз нинди?

Шушы көннәрдә Кукмарага гастрольләр белән барып өлкән артистларыбыз Рәзилә Муллина, Венера Нигъмәтуллина белән урам буйлап әкрен генә әбәдкә кафега таба атлыйбыз.”Иии, минзәләлеләр килеп җиткән, бигрәкләр дә әйбәт уйный инде сезнең театр, киләбез, кич белән, һичшиксез, киләбез”,-дип артистларыбызны туктатып шулай сәламли кукмаралылар. Чынлап та зал тутырып килделәр, халык агылды да агылды Мәдәният йортына. Берничә урында кул чабып, әсәрнең эченә кереп бетеп рәхәтләнеп карадылар, якташларын зурлап чәчәкләргә күмделәр. Саный китсәң, якташлары шактый җыелды бит әле – төп рольне башкарган Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина үзебезнең Минзәлә кешесе булса да, Кукмара килене, артистлар Индира Гайфуллина, Нәфис Гайфуллиннар- Кукмара районы Кәркәвеч авылыныкы, әсәрнең режиссеры – Дамир Сәмерханов – Кукмара егете...

Әзербайҗан артисты, режиссеры Мәҗит Шамхалов әсәре буенча Д. Сәмерханов сәхнәгә куйган “Кайнана” музыкаль комедиясенең премьерасы узган ел ахырында Дәвек авылында булды, Минзәләдә өч тапкыр инде уйналды. Сюжеты бик гади булган әлеге әсәр тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән теләсә кайсы чор өчен актуаль. Җәннәт исемле кайнанага (Рәзилә Муллина) килене Сәгыйдә ( Диләрә Кәримуллина) ошамый, ул аны төрлечә җәберли. Түзә алмыйча, хатын өйдән китә. Гаилә дуслары Илдар (Нәфис Гайфуллин) усал кайнана янына артистка Зарифаны (Индира Гайфуллина) Афәт дигән яңа килен итеп китертеп, кайнананы акылга утыртырга, үзенең килене Сәгыйдәне сагынып,саргаеп яңадан алып кайттырырга ярдәм итә. Яшь гаилә башлыгы, Җәннәтнең улы Аяз (Илназ Хисмәтуллин) каршылыкларны җиңеп чыгып, Сәгыйдәне әнисе белән дуслаштыра. Күрше апа Хатирә (Венера Нигъмәтуллина) әлеге гаиләнең томыш итү нечкәлекләренең һәммәсеннән хәбәрдар. Мондый хәлләр гасырдан гасырга кабатлана, үткәндә дә бүгенге көндә дә мисаллар җитәрлек.

Әсәрне сәхнәгә куючылар составы аерым игътибарга лаек: рәссамы – Ленар Гыйльметдинов, композиторы – Азат Хөсәенов, хореографы- Илдус Биктаһиров, җырларның сүзләрен махсус, үзебезнең якташыбыз, Дәвек авылыннан Фәрит абый Миргалимов язды. Һәрберсе зур профессионал булган әлеге шәхесләрнең хезмәте күз алдында- декорация, киемнәр характерларны ачып бирә, җырларның дәртле биюләр белән үрелеп баруы нәкъ безнең менталитетка туры килә. Безгә шулай җырлап та алырга кирәк, биеп тә алырга кирәк, көенеч артыннан сөенеч тә кирәк . “Кайнана” булгач, төп персонаж, әлбәттә, Җәннәт. Аны күп кенә театрлар шушы рольне башкарган артистканың бенефисына төгаенләп чыгарганнар. Тамашачының яраткан артисты Рәзилә Муллинаның иҗат биографиясендә төп рольләр җитәрлек. Ә бүгенгесе – яшь артистларыбызга, кызыл сүз булса да әйтәсе килә, олы сәхнәгә юл күрсәтүче буларак кадерле. Чөнки мондый “бригадный” дип йөртелүче, гастрольләргә еш чыгачак әсәрләрдә яшь артистларыбызны халык таный башлый. Берсеннән – берсе зифа,чибәр кызларыбыз –Индира Гайфуллина, Диләрә Кәримуллина, пәһлевандай көрәшче, җырчы, биюче егетләребез – Илназ Хисмәтуллин, Нәфис Гайфуллиннарны нәкъ менә Минзәлә театры артистлары дип танысыннар, белсеннәр һәм яратсаннар гына.

Хәерле юл сиңа, “Кайнана”!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 18.01.2020
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру