Яңалыклар

"Дамир СӘМЕРХАНОВ: УРЫНЛЫ ТӘНКЫЙТЬ ЭШКӘ ДӘРТНЕ АРТТЫРА"

Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә Татар дәүләт драма театры IV Бөтенрусия “Һөнәр” яшь татар режиссурасы  фестивалендә төрек язучысы Түнҗәр Җүҗәноглының “Ташкын” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтеп, тамашачыларның һәм театр белгечләренең югары бәясенә лаек булды. Бу әсәрне театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәләштерде. Ул – бүген безнең редакциянең кунагы.
- Әлеге автор киң билгеле, - дип башлады сүзен Дамир әфәнде. - Татарстан театрларында аның өч әсәре дөнья күрде: Г.Камал театрында “Буяучы”,  Әлмәт театрында - “Юмарт хатыннар”. “Ташкын” үзе Русия театрларында шактый куелды. Һәм, гомумән, аны урыс театрлары ныграк үз итте. Бер литвалы режиссер аны Ульяновски, Уфа театрларында сәхнәләштерде. Ул шулай ук Магнитогорски дәүләт театрында да барды. Татарстанда исә аның беренче куелуы. Дөрес, башта әсәр бик авырлык белән кабул ителде. Пьесадагы проблемаларны, авторның әйтергә теләгән фикерен аңлап эшли башлагач, ул артистларыбызга бик ошап китте. Репетицияләр гаять озак - 9 ай дәвам итте. Илаһилыгы, әхлакый кыйммәтләрне беренче урынга куюы белән ул әсәр үземнең дә күңелемә ятты. Бу пьесада дөнья белән идарә итүче өч көчнең берсе – курку хисе калку итеп күрсәтелә, шуңа да карамастан, мәхәббәтнең өстен булып калуы ассызыклана.  Вакыйгалар таулар арасында урнашкан кечкенә генә бер авылда барса да, анда дөньякүләм  мәсьәләләр күтәрелә.
- Сез Минзәлә театрының баш режиссеры булып әле 4 еллап кына эшлисез. Республикада гына түгел, Русия күләмендә танылган,  чит илләрдә узган халыкара фестивальләрдә катнашып алдынгы урыннарны яулаган бу данлыклы театр коллективына ияләшүе бик кыен булмадымы?
- Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетын тәмамлаганда, Т.Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча диплом спектаклен  шушы театрда куйдым. Аннан соң биредә үк  тагын бер әсәр чыкты. Яңа ел бәйрәменә әзерләндек. Шулай итеп, ияләшү турында уйларга вакыт та калмады. Мин монда беренче көннән үк яшь режиссерга ярдәм итү, әйткән киңәшеңне истә тоту кебек мөнәсәбәт кенә күрдем. Артистларның тәкъдимнәрен дә кабул итеп, аңлашып  эшләүдән дә  рәхәтрәк нәрсә юк. Минзәлә театры артистлары бер-берсенә шулхәтле ярдәмчел. Өлкән артистлар яшьрәкләргә булыша, яшьләр кайдадыр үз сүзләрен әйтә – өлкәннәр аны нормаль рәвештә кабул итә. Без бер гаилә кебек яшибез, дисәм дә, һич арттыру булмастыр.
 Без гел юлда. Дөрес, быел әлеге спектакльгә көчебезне күп сарыф итү сәбәпле, әлләни йөри алмадык. Зур сәфәрләрдән Башкортстанда гына булып кайттык.  Узган ел исә   Себердә, Ульяновскида булдык. 2010 елда Мәскәүгә, Уфага, Казанга  зур гастрольләр белән бардык. Без күбесенчә авыллар буенча йөрибез, чөнки авыл тамашачысының да театр, матурлык күрергә хакы бар.  Белгәнегезчә, Минзәлә театры баштук  колхоз-совхоз театры буларак оешкан. Без хәзер дә максатыбызга тугры калырга тырышабыз. Күптән түгел Мөслим, Мамадышта булып кайттык.
Безне һәр авылда бик җылы кабул итәләр. Иң башта өлкән артистларыбыз турында сорыйлар. Урта буын, яшь артистларыбыз белән танышалар. Республиканың кайсы гына  авылына барып керсәк тә, безне беләләр, туганнар кебек кабул  итәләр. Минзәлә театры шуның белән мәртәбәле.
- Сезне аеруча нинди сәхнә әсәрләре үзенә җәлеп итә?
 - Иң беренче чиратта,  пьесадагы әйтер сүзне эзлим. Шуны табып, аңлап, тамашачыга  җиткерә алсак, яхшы спектакль килеп чыга. Мин дә, һәр  нормаль кеше кебек үк, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, сәламәтлек кебек кыйммәтләрне өстен күрәм. Аннары бар дөньяның акчага корылуына бик борчылам. Киләчәк турында  кайгырам. Чөнки үземнең дә ике балам үсеп килә. Аларны нинди тормыш көтә? Ә ниндидер тирән фикерләр яшь белән килер әле. Беркая китмәс.
- Бөтенрусия “Һөнәр”  яшь татар режиссурасы фестивале быел дүртенче мәртәбә үткәрелде. Фестиваль яшь режиссерларга нәрсә бирә?
- Монда спектакльне дистәләгән театр белгече, тәнкыйтьчеләр карый, бәя бирә. Безнең өчен  алардан акыллы фикерләр, киңәшләр, тәкъдимнәр ишетү бик кыйммәт. Тәҗрибә ялгышулар, хаталар аша килә. Шунсыз алга барып булмый. Зур белгечләрдән  ялгышларың турында ишетү бик кирәкле нәрсә. Мактасалар рәхәт, билгеле. Сүксәләр дә,  рәхмәт, дим. Урынлы тәнкыйтьне ишеткәч, алга таба эшләргә тагын да күбрәк дәрт-дәрман туа.
- Театрыгызда яшь артистларга кытлык юкмы?
- Театрда артистларга кытлык сизелмәсә, яхшы театр булмыйдыр ул. Яшьләрне чакырабыз. Дөрес, аларны район театрына  җәлеп итү җиңел түгел. Ләкин безнең коллектив яңа артистларны колач җәеп,   җылы кабул итә. Директорыбыз Роберт абый Шәймәрданов яшьләрнең торак мәсьәләсен дә кайгырта. Аларны беркайчан да проблемалары белән бергә-бер калдырмый. Шуңа күрә безгә килгән кеше үкенми. Минем үземнең дә беркайчан да андый хис кичергәнем булмады.
- Соңгы елларда татар театрлары яхшы  драма әсәрләре җитмәүдән зарлана...
- Драма әсәрләре җитми, дип әйтү бик кырыс, кискен хөкем ул. Заманында Минзәлә театрын оештыручы Сабир  Өметбаев дистәләп язучыны җыеп, һәрберсенә тема биреп, ашатып-сыйлап, акча түләп, пьеса язарга заказ бирә. “Фәлән  язучыдан бер булса да яхшы әсәр чыгачак”, - ди ул. Ә хәзер исә мәҗбүрилек булмагач, теләсә кем теләсә нәрсә яза һәм,  режиссерның фикерен тыңлап, аны үзгәртү, яхшыртуга әһәмият тә бирми. Менә шундый битарафлык хөкем сөрә. Яздым һәм - вәссәлам!
Узган гасырның 80 нче еллар урталарында бездә язучы  Әхәт Гаффарның “Бер картлыкта, бер яшьлектә” дигән пьесасы сәхнәләштерелде.  Аңа мәшһүр композитор Сара Садыйкова көй язган иде. Әхәт абый  ул әсәрен, Минзәләгә килеп, артистлар белән бергә яшәп, 2 ай буе үзгәртә. Эш менә шулай бара. Режиссер һәм артистлар драматургны өйрәтеп,  драматург артистларга тәкъдимнәрен әйтеп, бергә кайнашып кына уңышлы сәхнә әсәре чыга ала. Театр - төрле сәнгатьләрнең бергә кисешкән урыны  буларак, монда һәркемнең сүзе, фикере мөһим.
Туфан абый Миңнуллин да, режиссерлар, артистлар белән бик  якыннан аралашып яшәде. Г.Камал театрын без Туфан абыйсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Шулай ук Нәкый Исәнбәт, Шәриф Хөсәенов та театр белән бергә “яшәде”. Урыс, чит ил драматургиясендә шулай.
- Казан тамашачысы сезне тагын кайчан күрә алачак?
- Башкалабызга февраль-март айларында килергә җыенабыз.  “Ташкын”, “Мулла”, “Яратылыш” кебек җитди спектакльләребезне Казан тамашачысына күрсәтәсебез килә.


 05.01.2013
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА



 

--- | 05.06.2013
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру