![]() Бүген С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына Мөслим районының Тат. Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары экскурсиягә килделәр. Экскурсия вакытында алар театр музеенда булдылар, костюм, реквизит цехлары, сәнгать-бизәү остаханәсе белән таныштылар. Театр артистлары укучылар өчен мастер класс үткәрделәр һәм театрның эчке тормышы белән таныштырдылар. |
--- | 14.11.2019 |