Яңалыклар

“Большие гастроли- 2019”

Озын юллар гиздек.

“Большие гастроли” федераль программасында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өченче тапкыр катнаша.

Быел маршрут тагын да киңәйде- Ульяновск, Волгоград, Әстерхан, Махачкала шәһәрләренә сәфәр тотты безнең коллектив. Ульяновск, Волгоградтан соң чираттагы шәһәр – Әстерханга тукталдык.Минзәлә театрының гастрольләр картасында элек-электән Әстерхан шәһәре тора. Ләкин кайсы елда, ничек барылган – шуларны барлый башлагач бераз гаҗәпкә калдык – бернинди мәгълүмат та табылмады.Ветераннарның хәтерен дә яңарта торгач су юлы белән йөргән кайбер артистлар сөйләменнән – Әстерханнан үткәндә, Әстерханга җиткәндә дип искә алуларыннан калган хатирәләр , дигән фикергә килдек. Шулай итеп, Минзәлә театры коллективы Әстерханга беренче тапкыр аяк басты! Балалар, махсус Габдулла Тукай иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан алып киленгән Г.Тукайның “Тапкыр Кәҗә турында әкият”ен карады. Әкияткә килгән укытучы, милләттәшебез Сорур Алиевна Мифтяева бик рәхәтләнеп Әстерхан Кремлен күрсәтте, тарихи истәлекләр сөйләде.Әстерхан өлкәсенең “Дуслык”татар милли мәдәни җәмгыятендә узган пресс-конференция шулай ук күңелдә җылы хисләр калдырды. Театрыбыз тарихына кагылышлы күп сорауларга җавап бирдек.Җәмгыять җитәкчесе Әнвәр Исмәгыйлевич Алмаев шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл куйдыруларын һәм парк булдыруларын, Татарстан белән элемтәләре турында чәй өстәле артында матур итеп сөйләде. Әстерхан филармониясендә кичке сеанста Х.Җәвиднең “Иблис”ен күрсәтеп, коллектив Дагыстан Республикасының башкаласы Махачкалага юл тотты.

Каспий диңгезенең аръягында- Казахстанның Актау шәһәрендә узган ел фестивальдә катнашкан идек, быел исә бирегә, Махачкалага килергә насыйп булды. Кумык музыкаль театры бинасында чыгыш ясадык, телләребез шулкадәр охшаш,бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Театр бинасы каршында СССРның халык артисткасы Барият Мурадованың статуясы тора, гомумән, шәһәрдә һәйкәлләр бик күп. Рәсүл Гамзатов һәйкәле янына да махсус барып фотоларга төштек.Әлбәттә, бер кичтә генә бик аз күрдек, көндезге һәм кичке спектакльләрдән соң кайтыр юлга кузгалырга кирәк иде. Кичке сеанста,дүрт шәһәрдә дә, спектакль алдыннан театр артистлары көче белән ТРның халык артисты Р.Муллина сценариесе буенча ТАССРның 100еллыгына багышлап куелган концерт программасы күрсәтелде – Татарстанны,Минзәләне, татар халкының милли үзенчәлеген күрде тамашачы. Театр коллективы шулай итеп читтә яшәгән милләттәшләребезгә өстәмә бүләк белән барды.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 16.10.2019
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру