![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективын Яр Чаллы шәһәрендәге “Экспо-Кама” күргәзмә залы җитәкчелеге көзге ярминкәләрнең икенче этабында катнашучы фермерлар, сатып алучылар каршында чыгыш ясарга чакырды. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән: Хабаровск, Ижау, Тольятти, Глазов һәм башка шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр үзләренең продукцияләрен: җиләк-җимеш үсентеләрен, агач-куакларын, диңгез балыкларын, сыр-колбасаларын алып килгән. Безнең театр ике көндә Э.Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле”, А.Коровкинның “Түтиләр” комедияләрен күрсәтте. Спектакльләр бик җылы атмосферада, бер тында барды. Тамашачылар да, күргәзмә залы җитәкчелеге дә канәгать калды. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 09.09.2019 |