![]() Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 83нче иҗади сезон А.Коровкинның “Түтиләр” комедиясе белән ябылды. Тантаналы өлештә Минзәлә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.Г.Бикеева, Минзәлә театры директоры Р.Ш.Шәймәрдановлар чыгыш ясады. Узган 83нче сезонда Минзәлә театры өч мәртәбәле фестивальдә катнашты: Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә узган Каспий яны илләренең II фестивалендә Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясе зур резонанс тудырды,Казанда узган “Һөнәр” X Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә “Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр” бэби-спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде, һәм шушы айда төрки халыкларның XIV Халыкара “Нәүрүз” фестивалендә Михаил Башкировның “Салкын Кын” трагедиясе белән К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә бик уңышлы чыгыш ясады. 2019 елда Россиядә игълан ителгән “Театр елы” уңаеннан Минзәлә театры директоры Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов инициативасы белән районда театр фестивале бара.Шәһәр һәм авыл балалар бакчалары, шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләре, авыл хуҗалыгы техникумы, педагогия көллияте, медицина училищесы коллективлары, районның авыл клублары- һәммәсе әлеге фестивальнең беренче турында катнашты.Көз айларында театр фестивале дәвам итеп, йомгаклау өлеше театрның яңа сезонында булачак, иң осталар биредә, театр сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Яңа сезонда берсеннән – берсе кызыклы премьералар көтелә.Сезнең белән тамаша залларында кабат очрашуга кадәр, хөрмәтле театр сөючеләр! |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 27.06.2019 |