Яңалыклар

Театр фестивале бизәкләре

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрданов идеясе буенча РФдә “2019 ел –Театр елы” дип игълан ителү уңаеннан Минзәлә районы балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары , шәһәр оешмалары коллективлары арасында театраль фестиваль старт алды .

Театрның идеясен район хакимияте, мәгариф бүлеге, район мәдәният бүлеге хуплап каршы алды.Мондый яклау, әлбәттә,югары дәрәҗә алды: балалар бакчалары, мәктәпләр, урта белем бирү уку йортлары дәррәү кубып, дип әйтергә кирәк,безнең фестивальдә катнашырга теләк белдерде. Март -апрель аенда сайлап алу туры узса (авыл клублары арасында ул әле һаман дәвам итә),29, 30 апрельдә шәһәр балалар бакчалары арасында йомгаклау туры узды. Бу зур бәйрәмдә сигез балалар бакчасы коллективлары Минзәлә театры сәхнәсендә чын артистларча зур җаваплылык хисе тоеп чыгыш ясады. Никадәр зур хезмәт куйганнар коллектив җитәкчеләре, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар үзләре! Менә бит, безнең Минзәләдә күпме талант, күпме фидакарь кешеләр яши! Фестивальнең максаты да, театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, нәкъ менә талантларны ачыклау, аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итү, сәнгатькә тартылучыларны үзебезнең театр артистлары итеп укытып, тәрбияләп җиткерү.

Ниһаять, шәһәр балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

III урында

МБДОУ№ 4 «Гномик» К.Чуковский «Мойдодыр»

МБДОУ№9 “Теремок” “Төлке белән Куян”рус халык экияте(татар телендә)

II урында

МБДОУ №1 «Нефтяник» Г.Х.Андерсен «Дюймовочка»

МБДОУ№ 2 «Алтынчәч» «Өч кыз “татар халык экияте(татар телендә)

МБДОУ№8 «Солнышко» инсценировка Л.А Фарраховой “Зәңгәр күл, бик матур күл”(татар телендә)

I урында

МБДОУ№5 «Зоренька» «Волк и семеро козлят» русская народная сказка на новый лад

МБДОУ№10 “Чишмә” “Дело мастера боится» по мотивам сказки «Теремок», приуроченный к Чемпионату профессий

МБДОУ№11 «Шатлык» И.Крылов «Стрекоза и Муравей»

Жюри әгъзалары – ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов, ТРның халык артисты Рәзилә Муллина, театр директоры Роберт Шәймәрданов барлык чыгышларга җентекләп бәя бирделәр,коллективларга Дипломнар тапшырылды.Минзәлә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева коллективларны котлап, яңа уңышлар теләде. Шулай ук, театр директоры ике аеруча талантлы балага театрга йөрергә еллык абонемент бирәчәген белдерде, аларның исемнәре алга таба билгеле булачак. Тәнәфесләрдә Руди исемле клоун - артист Рөстәм Зиннуров, залда утырган нәни тамашачыларыбызның һәм кунакларның күңелен күрде. Безнең театр фестивалендә авыл балалар бакчалары коллективлары да катнаша: Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Воровский авыллары балалар бакчалары коллективлары безгә үзләренең чыгышларын күрсәтте, аларга , шулай ук, Дипломнар тапшырылачак. Мәктәпләр, урта белем бирү уку йортлары арасында нәтиҗәләр көзгә билгеле булачак. Шәһәр балалар бакчалары коллективларына тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткереп, һәммәсенә, 11 коллективка да яңа уңышлар теләп калабыз! Моңа кадәр тамашачылар булсагыз, сез хәзер безнең нәни коллегаларыбыз да.

Киләчәктә, чынлап та, арагыздан Минзәлә театрында иҗат итәчәк артистлар табылсын иде!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 06.05.2019
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру