Яңалыклар

Театрда- үзешчәннәр бәйрәме

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры зонасына караган “Идел-Йорт” үзешчән театрлар фестивале башланып китте. Фестиваль хәзер танылган шәхес Шамил Зиннуров исемен йөртә, быел ул республикада 19нчы тапкыр уздырыла.

Аның шулай ук регионара дигән статусы бар һәм беренче булып чыгыш ясаган кунаклар - Башкортостанның Яңаул шәһәреннән килгән “Хәят” халык театры Наил Гаетбаевның “Аты барның- дәрте бар” комедиясен күрсәтте. Әлеге халык театрының 60 елдан артык тарихы бар, күбрәк өлкән яшьтәге үзешчән артистлар катнашкан комедия күтәренке кәеф белән башланып китте. Кызыклы мизансценалар,спектакль рәссамының үзенчәлекле эше, артистларның тулы канлы ансамбль булып уйнавы комедияне бер тында кабул итәргә этәргеч бирде.Җитәкчеләре Салават Хәмзин тәҗрибәле шәхес, әле яшьләр труппасы белән “К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” ын әзерлибез, диде.

Кич белән үзебезнең минзәләлеләр, Тауасты Байлар авылының “Нур” халык театры Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” сатирик комедиясе белән шаккаттырды, дисәм, һич арттыру булмас. Җитәкчеләре,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева жанрдан бер адым да читкә тайпылмыйча (әле сатира жанрына басым ясаучылар да сирәк) югары профессиональ дәрәҗәдәге спектакльне сәхнәгә куйган. Данил Гөзәеров, дигән егет, һичшиксез, фестивальнең ачышы! Педагогия көллиятендә укый, дигәч, жюри әгъзасы,Республиканың традицион мәдәниятне үстерү идарәсе баш белгече Рифат Миндубаев түзмәде, “Нишләп йөри анда , театр училищесында укучылар арасында да сирәк мондый егетләр”, диде. Юк, “Нур” театры артистларының берсен алып, икенчесен куя торган түгел, Минзәләнең горурлыгы булырлык егет- кызлар! Төп рольне башкарган Данил Бадиков авырган килеш коллективын кыен хәлдә калдырмады,барыбер уйнап чыкты, аның өчен барыбыз да борчылып тордык. Мәгъфия ролендә Валерия Сафина җырлый да, бии дә. Әби ролендә Рузилә Сафиуллина чын татар әбиләренә хас булган самими, мөлаем.Кирам ролен башкарган Алмаз Мухамаев ихлас, партнеры Данил Гөзәеров белән бер- берсен тулыландырып, рәхәтләнеп сәхнәдә йөзәләр.Жюри рәисе, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге рәисе урынбасары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Әхәтович Габдрахманов: “Бу кадәр рәхәтләнеп күптән көлгәнем юк иде, менә ичмасам комедия!”диде.

Актаныш районы Киров авылы халык театры Валентин Распутинның “Рәнҗетелгән язмыш” драмасы белән фестивальнең икенче көнендә чыгыш ясаячак.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 19.03.2019
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру