![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 13-16 сентябрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә узачак II Халыкара Каспий яны илләре фестивалендә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән катнашырга чакыру алды. ФестивальМангыштау (Мангистауский) өлкәсенең музыкаль – драматик театры бинасында барачак . Ул Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринга тантаналы төстә һәйкәл ачылу белән башланып китәчәк. Фестивальдә Ираннан, Төрекманстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнаша. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 04.07.2018 |