![]() Республика театрларының унберенче тапкыр Сабантуйлары узды. Быел ул Әтнә районы җирлегендә үткәрелде. Унберенче тапкыр бау тартышу буенча хатын-кызларыбыз командасы беренчелекне алды. Шуңа күрә, традиция буенча, дип өстәп куйсаң да һич мактану булып яңгырамас. Бау тартышу буенча ирләр командасы да беренче урынны алды. Таяк тартышу буенча А.Фәррахова беренчелекне бирмәде. Һәр Сабантуеның иң югары ноктасы булган татарча көрәштә театрдан ике егетебез катнашып кына калмады, призлы урыннар алды.110 килограмм авырлыкта Нәфис Гайфуллин икенче урынны алып бойлер (су җылыту өчен) белән бүләкләнде. 80 килограммнан югарырак авырлыкта көрәштә Илназ Хисмәтуллин беренче урында һәм “Позис” суыткычы иясе булды. Илназ абсолют батыр өчен Кариев исемендәге яшьләр театры артисты белән көрәшеп автомашинага ярты адымнан быелга калды.Коллектив өчен И. Хисмәтуллин барыбер абсолют батыр, ә машинасы киләсе елга, һичшиксез, Минзәләгә кайтып җитәчәк, язган булса! |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 25.06.2018 |