Яңалыклар

Сергей Потапов: “Мин – кояш Алласының улы”

Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын маска” театраль премиясенә лаек булган танылган кино һәм театр режиссеры Сергей Потапов кайсы яктан карасаң да, уникаль режиссер. Шушы еллар эчендә ул дистәгә якын кино һәм берничә дистә театраль постановка эшләгән. Танылган режиссер ничек Минзәләгә килеп эләккән, аның эш стиле нинди, ни өчен туган телне онытырга ярамый, шушы һәм башка бик күп яңалыклар турында безнең интервьюдан белә аласыз.

-Сергей Станиславович, Сезне Минзәлә җирендә күрүебезгә чиксез шат. Нинди әсәр алып килдегез, тамашачыны нәрсә белән сөендерергә уйлыйсыз?

-Театр дирекциясе белән сөйләшүләр алып бардык. Мин аларга Хөсәен Җәвиднең “Иблис” әсәрен тәкъдим иттем, алар риза булдылар. Гәрчә күңелдә ризазашмаслар дигән берникадәр шик бар иде, чөнки тема провокацияле димме... Театр директоры бик креатив кеше булып чыкты, чын театрал һәм без аның белән уртак телне тиз таптык.

-Актерларны ничек, нинди принцип буенча сайладыгыз?

-Мин спектакльләрне тиз куям, шуның өчен дә кемнең нәрсә уйнаячагын, артистның психофизикасын алдан күрә беләм. Мин аларны үзем сайлыйм, теге яки бу рольгә кем кирәген күзаллыйм, шуннан чыгып эш итәм. Минемчә, спектакльнең уңышлы булуында 80 процент артистның эчке дөньясы, психофизикасы, пластикасы, тавыш мөмкинлекләре белән рольгә тәңгәл килүенә бәйле... Тулаем алганда, мин кастингтан канәгать калдым, аритстлар үз урыннарында.

-Бүгенге көндә нинди темаларны актуаль дип саныйсыз. Әгәр дә Сез “Иблис” кә алынгансыз икән, димәк, ул актуаль?

-Хәзер шундый вакыт, дөнья тыныч түгел, сугышлар бара. Бу яктан караганда, пьеса актуаль. Гәрчә ул узган гасырның 20 нче елларында ук язылган булса да, бу әлеге тема белән тәңгәл килә. Ә кешегә хас булган мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт кебек сыйфатлар гасырлардан гасырларга үзгәрми. Болар барысы да пьесада бар.

-Спектакльнең идеясе нинди, тамашачы үзе өчен нәрсәне тотып алырга тиеш?

-Без бу спектакль беләниблискә дан җырларга теләмибез. Явызлык явызлык булып кала. Әмма минем фикеремчә, яктылык, игелек явызлыкны җиңәргә тиеш. Бу – борынгы закон. Биредә без адәм баласына хас булган йомшаклык, күңел коткысына бирелү белән очрашабыз. Кеше һәрвакыт туктый, үз эчендә яшәүче иблисне куып чыгарып, яктылыкка таба йөз тота ала. Әлеге спектакль, әлбәттә, каршылыклы фикерләр тудырачак.

-Ни өчен Сез спектакльне тамаша залыннан гына карыйсыз? Бу принципиаль әйберме?

-Режиссер буларак, миңа тамашачының эмоцияләрен, энергетикасын, аның спектакльдә “яшәвен” тою ошый. Кайсыдыр мизгелдә мин гап-гади тамашачыга әвереләм, бу миңа нәрсәдер бирә һәм мин эшемә башка күзлектән карый башлыйм. Залда репетиция барганда бер төрле, ә тамашачы белән бергә караганда, бөтенләй икенче тойгы кичерәсең. Кайдадыр тамашачының кызыксынуы кимүен (әйтик, алар көлергә теләде, әмма нидер җитеп бетмәде) исәпкә алып, коррекция ясыйм, нәрсәнедер алыштырам.

-Гәрчә Сез үз интервьюларыгызда “бар эшләремә дә балага караган кебек карыйм, яратмаган бала булмый” дисәгез дә, иң кадерлесен, бәлки иң беренчесен хәтерлисездер?

-Дөрестән дә, беренче эш ул гомерлеккә синең йөргеңдә кала, минем дә шундый эш бар – “Предчувствие” исемле спектакль. Мин аны моннан дистәләгән еллар элек Якутск шәһәренең яшь тамашачы театрында куйган идем. Еллар узгач, кабаттан үз эшеңне карау бик кызык.

-Сезнең ата-бабалар зирәклеге моннан гыйбарәт: килдем, күрдем һәм булганыннан файдаландым. Әйтегез әле, Минзәлә театрында булганыннан файдалана алдыгызмы?

-Мин үзем каяндыр килеп, булганны җимереп, аннары шул хәрәбәләр өстендә нидер төзергә маташучыларны өнәмим. Бәлки илебез драмасы шунда яшеренгәндер дә. Без һәрвакыт җимерәбез, ә аннары көлгә әйләнгән урында нәрсәдер төзергә керешәбез. Минем Европада булганым бар, анда исә халык үз тарихи мирасына сак карый, шуңа нигезләнеп, мәдәниятын үстерә. Ә бездә алай түгел. Шуның өчен дә мин нинди дә булса театрга килүгә, аның дәрәҗәсен, мөмкинлекләрен карыйм һәм шуннан чыгып эш итәм. Кайдадыр мин планканы югарырак та күтәрәм. Театрның яшерен мөмкинлекләре булырга мөмкин, ә читтән килгән кеше моны тиз күреп ала. Моңа кадәр баш рольләр бирелмәгән актерны күрәсең, аңа рол бирәсең һәм бу бик отышлы булып чыга. Ул актерны син “ясамадың”, ул бар иде, аны күрмәгәннәр генә. Пространство, ут белән дә шулай. Мин шушы яссылык белән бербөтен булып яшим, спектакльне тудырам, булган әйберләрдән чыгып, эшлим, бу минем эш стилем. Борынгы Грециядә Колизей кебек театрлар төзегәннәр бит. Моның өчен махсус котлованнар казымаганнар, түбән урыннар эзләп тапканнар. Урта гасырларда да шулай ук, мәйдан театрлары булган. Алар урамнарда тупик эзләп табып. Шул урында спектакльләр уйнаганнар. Менә шуларны - “ватмыйча, җимермичә” эш итүне - ата-бабаларыбзның акыллы, зирәк фикер йөртүләре дип атарга була да инде.

-Сез күп кенә фильмнар да төшергәнсез. Алар турында да әйтеп үтсәгез иде.

-Минем фильмнар коммерцияле түгел, мин аларны автор буларак төшерәм. Кайчак дусларны җыям да, күпмедер акча табып фильм төшерәбез. Соңгысын мин үз халкыма багышладым. Безнең халыкта кояшны каршылау бәйрәме бар – Ысыах дип атала. Без, борынгы бабаларыбыз кебек, бүгенге көнгәчә кояшны каршылыйбыз. Бәйрәм ике көн дәвам итә һәм мин ике көндә фильм төшердем. Минем бу эшем уңышлы килеп чыкты, хәзер аны Халыкара фестивальләрдә күрсәтәләр. Шул рәвешле, халкымның даны бөтен дөньяга таралды...

-Сер булмаса, әйтегез әле, Минзәлә театрына Сезне ничек чакырып китерделәр? Сез дөньякүләм танылган режиссер...

-Казанда ике тапкыр булганым бар. Беренче тапкыр Шекспир буенча эшләнгән “Тит” спектаклен Тинчурин театрында күрсәткән идек. икенче тапкыр быел “Нәүрүз” фестиваленә килдем. Шунда без Роберт Шәйхильевич белән таныштык та инде. Әмма виртуалҗ танышлык театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов аша булган иде (Мин Калмыкиядә булдым, без аның белән күптәннән таныш). Ул миңа Татарстанда шундый танылган театр бар һәм аларның Сезнең белән эшлисе килә, диде. Әлбәттә, миндә кызыксыну уянды, җитмәсә, минем татар театры белән бер тапкыр да эшләп караганым булмады. Директорның мин тәкъдим иткән әсәр белән килешүе дә роль уйнады. Ул – театр өчен җанын-тәнен бирүче кеше, яхшы администратор, замана театры тормышын эченнән белүче кеше. Без Казанда, фестивальдә кулларны кысыштык. Инде премьера килеп җитте. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм...

-Сез һәрчак юлда. Өегездә кайчан булдыгыз?

-Җәй уртасыннан чыгып киткән идем, әле дә сәяхәттә (Көлә). Балалар үсеп җитте, тормыш иптәшем дә көчле, мөстәкыйль кеше. Йортыбыз ышанычлы кулларда.

-Кешедә нинди сыйфатларны өнәмисез?

-Икейөзлелек, хыянәтчел кешеләрне. Ачык йөзле, гадел, көчле, юмар кешеләрне яратам.

-Аллага ышанасызмы?

-Безнең Тәңре Аллабыз бар, без аңа ышанабыз. Бездә дә руслаштыру барды, безне чукындырдылар, әмма мәҗүсилек көчле, без православие динен кабул итә алмадык.

-Сезнең алга таба планнарыгызны беләсе килә...

-2019 елга кадәр һәр көнем диярлек буш түгел, билгеләнеп куелган. Сәламәтлек кенә какшамасын. Авырып китеп, кемнедер кыен хәлгә куярмын дигән курку да барлыкка килде хәтта.

-Читтән килгән кеше буларак,әйтегез әле театр, шәһәр нинди тәэсир калдырды?

-Дөресен генә әйткәндә, мондый кечкенә шәһәрдә беренче тапкыр булуым, әмма мин монда ниндидер илаһи көч тоям. Монда җир догалы, борынгы һәм мин моны тоям. Кешеләрне изге күңелле булуын тойдым, бу төрки халыкларның барысына да хас. Шушы вакыт эчендә театр артистлары да миңа якын булып китте. Спектакль уңышлы чыгар дип уйлыйм, минем татар артистлары белән беренче эшем бит бу.

-Сез 22 июньдә тугансыз...

-Әйе, бу сугыш башланган көн, әмма минем өчен бу кояшны каршылау көне. Халкым мең еллар буе 22 июнь көнне шушы көнне бәйрәм итә. Мин Кояш Алласының улы.

-Танылган режиссер нинди девиз астында яши һәм иҗат итә?

-Тирәбездә күпме халык, күпме фикер. Үзеңә ошаганын сайлап ал, ошамаганына игътибар итмә. Алга карап бар!

Әлфинә ВОРОБЬЕВА | 10.10.2017
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру